Мәгарифтә төп фигура – укытучы
Зөлфия КӘЛИМУЛЛИНА, Арча районы мәгариф идарәсенең методик бүлеге җитәкчесе
Арча районы – икътисади яктан тотрыклы, үзенә генә хас бер мохиткә ия булган, тырыш халкы белән дан тоткан районнарның берсе. Мәгариф өлкәсендә муниципаль сәясәт өстенлеге – шәхес, җәмгыять һәм дәүләтнең актуаль һәм перспектив ихтыяҗларын тормышка ашыруны тәэмин итә торган заманча белем бирү сыйфатына ирешү.
Кадрлар әзерләү
Районда 15 база мәктәбе, 17 төп мәктәп, 2 башлангыч, 45 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе, ике өстәмә белем бирү оешмасы, бер мәктәп-интернат, 2 урта һөнәри белем бирү учреждениесе эшләп килә. Мәктәпләрдә барлыгы 6041 укучы белем һәм тәрбия ала.
Мәгарифтә төп фигура – укытучы, шуңа күрә кадрлар мәсьәләсе безнең өчен аеруча әһәмиятле. Бүгенге заман катлаулы, тиз үзгәрүчән. Шуңа да бүгенге мәгариф алдында яңа шартларда яшәргә сәләтле, җәмгыятькә хезмәт итәрлек тирән белемле, тәрбияле, киң эрудицияле, масштаблы фикер йөртүче шәхес тәрбияләү бурычы куела. Район мәгарифе инновацион эзләнүләр нигезендә үсешкә йөз тотып эшли. Максатыбыз – укытучыларның һөнәри әзерлеген камилләштерү, аларны өзлексез укыту, яңа шартларда эшләргә өйрәтү.
Арча районы мәктәпләрендә 1117 педагогик хезмәткәр эшли, 2024 елда 16 яшь белгеч килде, шуларның алтысы – максатчан рәвештә белем алып кайтучылар. Яшь укытучыларга укыту-тәрбия эшен оештыру, методик әзерлек дәрәҗәсен күтәрүдә мәгариф идарәсе методистлары даими ярдәм күрсәтә. Шулай ук бу өлкәдә без һөнәри осталык грантына ия булган, төрле конкурсларда җиңгән, иҗади эшләүче, актив укытучыларны да җәлеп итәбез.
Методик берләшмәләр эше
Педагоглар белән эшләүнең нәтиҗәле формасы – фән укытучыларының район методик берләшмәләре эше. Бездә 20 предмет буенча методик берләшмә эшли. Аларның эш планнары дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләрен анализлау нигезендә төзелә. Уку елы дәвамында фән укытучыларының фән һәм методик компетентлыгын үстерүгә юнәлдерелгән утырышлар үткәрелә. Район методик бүлеге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе – чыгарылыш сыйныф укучыларын йомгаклау аттестациясенә әзерләүдә һәм үткәрүдә укыту-методик ярдәм күрсәтү. 9 нчы һәм 11 нче сыйныф укучыларын дәүләт имтиханнарына әзерләү сыйфатын күтәрү максатыннан, ресурс үзәкләре булдырылды. Анда фән укытучылары белән эшләү нәтиҗәле оештырыла: семинар-практикумнар, вебинарлар, мастер-класслар, шәхси консультацияләр уздырыла. Ресурс үзәкләре базасында һәм мәгариф идарәсе утырышлары кысаларында һәр укытучы белән уку предметы буенча нәтиҗәләр ясала, кимчелекләр вакытында төзәтелә, практик ярдәм күрсәтелә.
2024 елгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча күп фәннәрдән уртача баллар республика күрсәткечләреннән югары. Югары балл җыючылар өлеше дә елдан-ел арта бара.
Заманча технологияләр
Бүген инновацион технологияләр – белем бирүнең алшарты. Заман таләпләреннән чыгып караганда, фән кабинетларының мобиль класслар, интерактив проекцион комплектлар белән тәэмин ителеше әйбәт. Районыбызда инновацион һәм эксперименталь мәйданчыклар булдыру укытучыларның профессиональ үсешендә зур роль уйный. Бүгенге көндә «Мәгариф» милли проекты кысаларында районыбызның 21 гомуми белем бирү оешмасында «Үсеш нокталары» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре эшләп килә. Алар «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре» фәннәре, табигый-фәнни юнәлеш буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра.
Сәләтле балалар белән эшләү программалары
Районның мәгариф учреждениеләрендә сәләтле балаларны үз вакытында ачыкларга һәм аларның талантын тагын да үстерергә ярдәм итә торган төрле проектлар тормышка ашырыла. Мәктәпләрдә сәләтле балалар белән эшләү программалары төзелде. Һәр елны олимпиадаларда һәм спартакиадаларда җиңүчеләрне хөрмәтләү үткәрелә, иң сәләтле чыгарылыш сыйныф укучылары хөрмәтенә исемле йолдызлар булдыру матур традициягә әверелде. Узган уку елында Бөтенроссия төбәк һәм республика олимпиадалары нәтиҗәләре буенча барысы 147 призлы урыныбыз булды, шуның 12се җиңүче иде.
Без уку алдынгылары гына әзерләп чыгару дигән максат куймыйбыз, алдыбызда балаларны тормышка һөнәрле итеп әзерләп чыгару бурычы да тора. Төрле фестивальләр, бәйгеләр аша укучыларны һөнәр үзләштерүгә дә тартабыз. Ел дәвамында мәгариф хезмәткәрләренең һәм укучыларның сәламәтлеген саклауга, ныгытуга, аларны спортка тартуга да зур игътибар бирелә.
Милли тәрбия бишектән башлана
«Милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт бишектән башлана», – ди халык. Районыбызның белем бирү учреждениеләрендә туган җирлегебездән чыккан, татарны дөньяга таныткан олпат шәхесләр, язучылар, шагыйрьләр белән даими рәвештә очрашулар үтә, укучыларны татар телендә китаплар укуга тарту максатыннан, күптөрле чаралар оештырыла. Ел саен төбәгебездә Тукай, Мәрҗани, Мәһдиев, Бәширов, Ахунов укулары югары дәрәҗәдә уздырыла. Әлеге укулар буенча җыентыклар чыгарыла.
Туган телдә белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән, Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклап калуны һәм үстерүне күз алдында тоткан проектларны тормышка ашыруга юнәлдерелгән республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды. Бу бәйгенеӊ җиӊүчеләре Арча шәһәре 6 нчы урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Муллагалиева, Яңа Кенәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Хафизова, Яңа Кырлай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Гөлгенә Шигапова, Курса Почмак урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлия Гыйбадуллина, Арча шәһәренең гомуми үсеш бирү төрендәге 6 нчы «Сандугач» балалар бакчасының татар теленә өйрәтү тәрбиячесе Гөлнара Шәвәлиева, Арчадагы 8 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Ләйлә Алиева, «Бала үсеше үзәге – Арча шәһәре 4 нче балалар бакчасы» тәрбиячесе Айгөл Шәрифуллина 50 меӊ сум күләмендә грант отты.
2024 елның октябрь-ноябрь айларында Министрлар Кабинетының карары нигезендә «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруда муниципаль мәктәпкәчә белем бирү оешмаларына һәм муниципаль гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм күрсәтү» грантын отуга бәйге уздырылды. Республика бәйгесендә Наласа урта мәктәбе, Казанбаш төп мәктәбе, Арча шәһәренең 10 нчы балалар бакчасы җиӊү яуладылар. Алар 500 меӊ сумлык грант акчасына үзләренең матди-техник базаларын ныгыттылар һәм төрле чаралар өчен милли киемнәр тектерделәр.
Районыбыз Татарстанның халык укытучысы Мәсхут Гарифҗанов, атказанган укытучылар Рәмилә Сибгатуллина, Зөлфия Фәхретдинова, Алсу Фәйзуллина, Раушан Сибгатуллин кебек абруйлы педагоглары белән горурлана. Балаларга белем-тәрбия бирүдә зур өлеш керткән бу педагоглар – әле дә булса, методистларның беренче ярдәмчеләре.
Мөһим проектлар
Өстәмә белем бирү учреждениеләрендә һәр баланы уңышлы социальләштерү өчен шартлар тудырыла. Соңгы еллардагы уңышлары аеруча куандыра. «Укучылар сарае» базасында эшләүче «Нур» балалар телестудиясе «Алтын каләм» фестивалендә, Бөтенроссия күләмендә уздырылган «Мәскәү. Хыялый корабльләр» кинофестивалендә, «Орлёнок» лагеренда уздырылган «Бумеранг ТВ» фестивалендә, Россия ислам институты һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә уздырылган «Журналист буласым килә» бәйгеләрендә катнашып, бер уку елында дүрт тапкыр Гран-прига ия булды безнекеләр.
Арча «Укучылар сарае» тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар аерым игътибарга лаек: «Спорт ориентлашуы – яшьләрне сайлау» проекты ике грантка ия булды, «Спорт туризмы – яшьләрне сайлау», «Робоарск», «Мин Арча баласы» проектлары «Татнефть» хәйрия фонды грантына лаек дип табылды. Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында узган «Татар Hak» район хакатоны IT-парк белән берлектә оештырылды. Анда район мәктәпләренең 8–10 нчы сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы унбиш команда «Мәдәният», «Туган телне саклау һәм үстерү», «Ял-Юл», «Туризм» юнәлешләре буенча үз проектларын яклады.
Бүгенге көндә мәгариф учреҗдениеләренең, методик хезмәтнең, белем оешмаларының төп бурычы – белемле, тәрбияле, тормышта үз юлын табарга әзерлекле, тиешле карар кабул итә белүче шәхес тәрбияләү. Районыбызда педагогик коллективларда тирән белемле, балаларның яшь үзенчәлекләрен, холкын яхшы аңлаган, аларны мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәткән, информацион технологияләрне үзенең төп коралы итеп файдаланган, үз һөнәренең остазы булган укытучыларыбыз булганда, без бу бурычны башкарып чыгарбыз, дип ышанам.
Фотолар мәгариф идарәсе бүлегеннән
Комментарийлар