Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар Дамиры

Татарстаннан читтә яшәп тә татарлыгын югалтмыйча, аны тормыш рәвешенә әвелдергән, җаны-тәне белән милләтпәрвәр булган шәхесләр сокландыру уята. Свердлау өлкәсенең шаулап аккан Уфа елгасы буенда урнашкан Манчаж Тамак авылында яшәеш бәхетен тапкан татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бик күп Россия, Татарстан мәгарифе бүләкләренә ия Дамир Каюмов һәм аның ишле, тату гаиләсе белән сезне дә якыннанрак таныштырырга ниятләдек.

Укытучы уены

Манчаж Тамак авылы гаҗәеп гүзәл табигать куенында урнашкан. Манчаж елгасының Уфа елгасына кушылган, Урал тауларына сыенып утырган салада гомер бакый гыйлемгә, дингә омтылган кешеләр көн күргән. Дамир да балачактан белемгә хирыс бала булып үсә. «Әти-әнием гади кешеләр иде. Әти – балта остасы, мичче, әни – аш-су остасы, – дип, балачак хатирәләрен сүтә героебыз. – Балачакта башка иптәшләремнән үзгә буларак «Укытучы уены»н уйнарга яраттым, үзем гел укытучы булып, иптәшләрне «укытып, тәрбияләп» мәш килә идем».

Яшь чактан ук үзендә әйдәман сыйфатларын тәрбияләгән Дамир, авылда 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, Казанның ул чордагы данлыклы 10 интернат-мәктәбенә укырга китә. Татар балаларына ана телләрендә төпле белем бирү белән бергә олы тормыш юлына әзерли торган әлеге мәктәптә укыганнарның күбесе югары уку йортларына җиңел керә. Яшәешен журналистика белән бәйләргә карар кылган булса да, язмыш аны икенче юлдан алып кереп китә.

 

Татар Дамиры

– Без авылда бер яшьтәгерәк Дамир исемле өч малай идек: берсен – рус малае, икенчесен – ботык малай, мине исә татар Дамиры дип йөртәләр иде. Шуннан беленә инде ни өчен татар теле белгечлеген сайлаганым. Мәктәптә ана теле укытучысы Мөнәвәрә апа дәресләрен бик яраттым, гел татар теле, әдәбият һәм математика дәресләре генә булсын иде дип уйлый идем. Кечкенә чакта әти-әни һәрвакыт «Яшь ленинчы» газетасын, «Ялкын» журналын алдыралар иде. Аларны даими укып, үзем дә яза идем, кайберләре басылып та чыкты. Мин укырга керәсе елны университетта Татар филологиясе факультеты ачылды да, үзем оялчанрак та булгач, журналист эше авыррак булыр дигән нәтиҗәгә килеп, шушы яңа факультетка гариза бирергә тәвәккәлләдем, – ди ул.

Университетта ныклы гыйлем алып, югары белемле белгеч Казанның 149 нчы мәктәбенә эшкә урнаша (ул чакта татар-төрек лицее). Яшь егетне 13 нче татар гимназиясенә директор урынбасары итеп билгелиләр. Әмма күңеле авылда калган егет таш калада тынгысызлана. Авыл табигате һәрдаим үзенә ымсындырып тора. Инде күзле-башлы булырга өлгергән яшь мөгаллим гаиләсе белән киңәш-табыш итә дә туган йортына кайтып төпләнергә карар кыла. Хәзер дә тормышларындагы мондый борылышка сөенеп туя алмый Каюмовлар.

Мөгаллим Дамир Габделҗан улының педагог буларак осталыгын Свердлау өлкәсенең татар даирәсендә генә түгел, Казанда да яхшы беләләр, чөнки ул укытучылар өчен махсус оештырылган конкурс-проектларда еш катнашып җиңү яулый. Аралашу барышында Аллаһны зикер итеп торуы да аның иман ныклыгына дәлил булып тора. Укытучы һәрвакыт заманнан калышмыйча атларга тиеш, балаларга белем бирү белән бергә үзенә дә гыйлемен даими арттыру мәслихәт. Нинди генә башлангычка, илкүләм проектка тотынса да, аны ахырына кадәр башкарып чыгарырга ярата ул. Ә инде нәтиҗәсе уңыш китергән гамәл, бүтән башлангычларга алынырга көч-куәт өстәп тора.

Таянычы – гаилә

Дамир Каюмовның катлаулы тормыш юлында иң нык таянычы – гаиләсе. Хатыны Алинә ханым белән  гомер итә башлауларына быел 30 ел тулган. Алинә күрше авылдан, егет аның тыйнаклыгына, җилбәзәк түгеллегенә игътибар иткән.

– Без кай урыннарда икебез капма-каршы позициядә булабыз, шул каршылык безне тулыландырадыр да. Мин күп нәрсәне өстән генә уйлыйм, ә ул ахырына, энәсеннән җебенә кадәр диярлек, тикшергәч кенә нәтиҗә ясый. Үзем балаларга күп вакытта тиз генә рөхсәт бирсәм, ул җиде тапкыр үлчәгәч кенә кисә. Мин елмаеп-көлеп кенә уздырган нәрсәгә дә, ул бик җитди карый. Бөтен урында тәртип ярата, һәр әйбернең үз урыны барлыгын белә һәм бездән дә шуны таләп итә. Эшнең нәтиҗәсенә бик таләпчән. Чисталык, пөхтәлек, тәртип – беренче урында, бакча тутырып чәчәк үстерә, тәмле ризыклар пешерә, бәхет өчен тагы ни кирәк, шөкер генә итәсе кала. Ул бүгенге көндә мәктәп китапханәсендә эшли, – ди Дамир, хатыны турында сөйләшкәндә.

Укытучылар гаиләсендә бер ир бала – Зөфәр, ике кыз бала – Энҗе белән Чулпан тәрбияләнгән. Балаларның икесе инде тормыш корып җибәргән, үз йортлары белән яшиләр. Шунысы игътибарга лаек: өч балалары да авылда төпләнгән. «Моның өчен Аллаһка мең шөкер. Биш оныгыбыз бар, – дип горурлыгын яшерми ата кеше. – Балаларны югары әхлак тәрбияләре белән үстерергә тырыштык, динне дә читтә калдырмадык, чөнки дин белән дөньяви тормышны рәттән алып барганда гына бәхетле буласың».

Йөрәк кушуы һәм дөньяны аз гына булса да ямьләтергә теләү ниятеннән, үз балалары янына приюттан ике кыз – Настя, Дашаны тәрбиягә алалар. Берникадәр вакыттан авылдашларны аптырашта калдырып тагын ике малай – Мансур (Михаил була, үзе теләп 8 нче сыйныфта укыганда исемен үзгәртә) һәм Борисны да үзләренең җылы канатлары астына сыендыралар. Шунысы игътибарга лаек: нарасыйларны дини-әхлакый юл белән тәрбияләргә омтылалар. Алар да бүгенге көндә үсеп буй җиткәннәр. Берсе кияүдә, икенче кызлары, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап, өстәмә укып чыгып, кулинария буенча эшли, малайларның берсе укуга күңел салмаган, әмма эшкә батыр, икенче малай армия сафларында булып кайткан, әлегә үзләре янында, ул да эшли. Үз сукмагын яра.

Гаилә башлыгы үзе әти-әнисенең бердәнбер баласы булганга, бала чагында ук ишле гаиләләргә кызыкканын да яшерми. Әнә шул бушлыкны тутыруга менә дигән форсат чыккан, күрәсең.

Ишле гаиләдә үз традицияләре дә бар. Балалар кечерәк чакта театр куярга яраткан. Нарасыйлар үзләре концерт та әзерли, төрле уеннар оештыра. Ә хәзер гаиләдә Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре зурдан кубып уза. Аннары бергә җыелып китап уку, дини темага кызык гәп корулар белән үрелеп бара. Һәр атнаның җомга кичен бәйрәм буларак кабул итәргә күнеккәннәр.

Каюмовлар ирле-хатынлы ел саен аулакта никах көнен билгеләп үтәләр икән.

– Балалар итагатьле булып үссеннәр өчен, без хезмәт тәрбиясен гел алга куйдык, кечкенәдән үк малайлар – сыер, ә кызлар кәҗә сауды, тавык, күркә үстерергә булыштылар, үзләре суялар, бакча эшләрен дә алар белән эшлибез. Мәсәлән, теплица сатып алырга хәлдән килә, ләкин аны малайлар белән бергә ясасак яхшырак, чөнки телефонда утырырга, юкны-бушка аударырга вакытлары калмый. Бәрәңге бакчасын трактор кертеп сөрдерергә була, тик 3–4 малайны эшсез тотып булмый бит, монда да кулга көрәк алалар да үзләре җайлап кына казып чыгалар. Хезмәт белән бәхет икесе бергә яши, – ди философ мөгаллим.

 

 Укытучы киеме белән дә тәрбияли

Мөгаллимнәр гаиләсендә уртак тема – һәрвакыт мәктәп. Җаның-тәнеңне биреп укыткан педагоглар гаиләсендә башкача була да алмыйдыр. – Табигый ки, хәзер замана балаларыннан нык зарланабыз. Бу дөрес түгел, аларның уңай якларын күрә һәм таба белергә кирәк, аннары хикмәт белән кулланырга гына кала. Авыл укытучысы гел халыкның күз алдында, шуңа үрнәк булу бөтен яктан да кирәк: яшәү рәвешең, бала тәрбияләү, хәтта кием-салымың, атлап йөрүләреңә кадәр. Шәхсән мин үземнең дәресләрне Каюм Насыйриның «Китаб-әт-тәрбия» китабыннан бер тәрбиясен укудан башлыйм, бу да – үзенчә бер алым.

Бүгенге көндә Свердлау өлкәсендә телне белү өчен бөтен шартлар да бар: әдәбият күп, дәреслекләр җитәрлек, ТНВ каналы эшли, Шаян-ТВ, Хозур ТВны карап була, интернет шәп, атна саен диярлек Татарстан белән Башкортстаннан артистлар килеп тора, үзебезнең авыл клубында бәйрәм саен чаралар уздырыла, авыл халкы үзара татарча сөйләшә һәм моны көн саен ишетергә мөмкин. Тырышлар өчен бик күп шигырь, проза сөйләүчеләр конкурслары уздырыла, татар теле буенча өлкә олимпиадасында бер җиңүчегә ел саен Губернатор премиясе тапшырылып килә һ.б. 

Утыз ике ел педагоглык стажына ия остазның татар телен укытуга карата үз фикере бар:

– Руслашкан балага сүз ятлатуның файдасы юк, аларда милли үзаңны уяту өчен әдәбият, тарихны уңай яктан күрсәтергә кирәк. Аннары көнкүрештә еш кулланган сүзләрне тематика буенча өйрәнергә тырышабыз, башка милләт кешесенә  телен аңлап ипилек-тозлыктан аз гына югарырак белем өчен 2000–3000 сүз белергә кирәк. Бу күп түгел.

 Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ