Туган тел олимпиадасы җиңүчеләрен тәбрикләдек
Бүген, 24 апрель көнне, «Гаилә һәм мәктәп» журналы КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән берлектә мәктәп укучылары өчен оештырган Туган тел олимпиадасына нәтиҗәләр ясадык.
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең деканы Рамил Мирзаһитов Туган тел олимпиадасына укучыларны әзерләгән мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерде.
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова олимпиада призерлары һәм җиңүчеләрен тәбрикләп, киләсе елдагы интеллектуаль бәйгедә дә катнашуларына һәм яңа җиңүләр яулауларына ышаныч белдерде.
Интеллектуаль ярыш ике турдан торды: татар теле һәм әдәбияка бәйле сорауларны үз эченә алды. Барлыгы 100 гә якын эш кабул ителде. Шулар арасыннан, ике турда да катнашып, иң югары балл җыйган 27 укучыны бүген бирегә, тәбрикләү тантанасына, чакырдык.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина:
- Олимпиадада катнашучы укучыларның эшләрен һәрвакыт сөенеп тикшерәбез. Аларның иҗади фикерләве аеруча куандыра, - дип билгеләп үтте ул.
Туган тел олимпиадасы призерлары һәм җиңүчеләренә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Кызыклы факт: олимпиадада башлангыч сыйныф укучылары арасында катнашучылар саны күбрәк булды. Алдагы елларда югары сыйныф укучыларын җәлеп итүне, кызыксындыруны үзебезгә бурыч итеп алсак иде дигән теләктә калабыз.
Призерлар һәм җиңүчеләр исемлеге
Автор фотолары





Комментарийлар