Логотип Магариф уку
Цитата:

Тәрбияче булу - зур вазифа

«Туган телдә тәрбияләү һәм укыту төркеме тәрбиячесе – 2026» бәйгесенең дә йомгаклары ясалды.

Алсу Галиева, Казандагы 358 нче балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе:

 – Бүген мин бу озын юлны этапларга бүлеп карыйм.

I этап. «Бу миңа нигә кирәк?»

Гадәттә барысы да шатлыктан түгел, ә шоктан башлана. «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә катнашу тәкъдиме аяз көнне күк күкрәү кебек яңгырый. Башта эчтә барысы да кысыла һәм мең сорау туа: «Минме? Шундый профессионаллар арасындамы? Миндә бит бу бәйгедә катнашу тәҗрибәсе юк, миндә бары балаларга мәхәббәт кенә. Бу миңа нигә кирәк?»

Аннары үз-үзеңне бәяләү һәм эзләнү башлана: татар теле тәрбиячесе буларак методик хезмәтләр белән танышам, укуларда язган конспектларны укыйм, вебинарлар карыйм, телефондагы чараларда төшерелгән балаларның фотосурәтләрен кабат карыйм... Аңлыйм: я мин хәзер баш тартам, ә соңыннан моңа үкенәм, я бар ихтыяр көчемне йодрыкка җыям һәм ризалашам. Нәтиҗәдә, «Җиңү өчен түгел, ә нәрсәгә сәләтле булуымны аңлау өчен катнашам», – дигән карарга киләм.

II этап. Методика туплау.

Бу – иң авыр этап. «Ел тәрбиячесе» бәйгесенә әзерлек ул – марафон, анда төп эшне бәйге биремнәре белән бергә алып барасың. Көндез син балалар белән урамда уйныйсың, ә башыңда ачык дәрес структурасын әйләндерәсең. Иң куркыныч момент – таныш булмаган балалар белән ачык дәрес. Син ул балаларны белмисең, алар сине белмиләр. Бу этапка әзерлек ул – беренче чиратта, үз-үзеңне психологик көйләү: «Мин өйрәтүче түгел, мин партнёр... Әгәр план буенча бармаса – бу гадәти күренеш, бу бит балалар...»

III этап. Сәхнәгә чыгу.

Сәхнәгә чыкканда (яки жюри белән таныш булмаган залга), беренче хис – баштагы вакуум. Йөрәк шундый итеп тибә ки, аны хәтта микрофон аша ишетеп буладыр кебек. Ләкин шул вакытта ни могҗиза, үз эшем турында сөйли башлау, балаларның күзләренә карау белән курку бетә, канатлар үсә... Адреналин энергиягә әверелә. Шулвакыт тәгаен аңлыйсың: «Мин моны яратам! Мин моны эшли беләм! Мин монда кемгәдер ошау өчен түгел, ә эшемне күрсәтү өчен килдем! Тәрбияче булу – зур вазифа һәм олы бәхет!» Нәкъ шушы вакытта бәйгенең кыйммәтен аңлыйсың.

IV этап. Нәтиҗә. Син беренче урынны алдыңмы, әллә унлыкка кердеңме – мөһим түгел. «Ел тәрбиячесе» бәйгесе сине мәңгегә үзгәртә.

1. Халык алдында чыгыш ясаудан курку юкка чыга. Мин хәзер теләсә кайсы аудитория янына чыга һәм алар белән тигез дәрәҗәдә сөйләшә алам.

2. Тәҗрибәне системалаштыру. Бәйгегә кадәр булган «мин яхшы эшлим, ләкин моны ничек билгеләргә белмим»нәр методик яктан камилләшә, структурага салына. 

3. Үз-үзеңне хөрмәт итү. Мин үземнең профессионал булуымны исбатладым. Минем эшем балаларның мәхәббәтенә генә түгел, хезмәттәшләремнең танылуына да лаек.

IV этап. Рәхмәт сүзләре.

Бу бәйгедә аерым тәрбиячеләр, укытучылар гына сәхнәгә чакырылса да, алар артында көчле команда, коллегалары хезмәте тора.

Кадерле коллегалар, хөрмәтле жюри әгъзалары һәм оештыручылар! Бу бәйге онытылмаслык булды һәм ышаныч өчен сезгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәсем килә. «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә җиңү минем өчен – хезмәтемне тану гына түгел, ә балаларны тәрбияләүгә һәм үстерүгә җаныңны салуның никадәр мөһим һәм кирәклеген раслау да. Бу бәйге минем өчен чын илһам чыганагы һәм алга таба һөнәри үсешкә этәргеч булып тора.

Фото: Альберт Сабир

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ