Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучыларының рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасы тәмамланды

Саранскида Мәктәп укучыларының рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы тәмамланды.

Интеллектуаль ярышны Россия Мәгариф министрлыгы «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проекты кысаларында үткәрә. Финал илнең 80 төбәгеннән, шул исәптән Донецк Халык Республикасыннан 478 укучыны берләштерде. Ярыш турлары нәтиҗәләре буенча 40 бала – җиңүче, 186 сы призер булды.

Иң яхшы нәтиҗәләрне Мәскәү, Санкт- Петербург  шәһәрләре, Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре, Татарстан Республикасыннан катнашучылар күрсәтте. 

Беренче турда финалистлар  лингвистик мәсьәләләрне чиштеләр, икенче турда катнашучыларга лингвистик тикшеренү үткәрергә, сүзләрнең килеп чыгышының оригиналь версияләрен билгеләргә, рус телен башка телләр белән чагыштырырга кирәк иде.

Фото: Мәктәп укучыларының рус теленнән Бөтенроссия олимпиадасы сайты

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ