Мин сиңа үпкәләдем!
Үпкәләү – бала гамәле, зурларга килешми дип үстерделәр безне. Олы башың белән үпкәләп йөрсәң, «бала-чага» дип тамга сылап куюлары да ихтимал. Әле балаңа үпкә җәзасы да билгеләсәңме! Эшне зурга җибәрми генә, дөрес итеп үпкәләргә өйрәник.
Илмира МӨФТӘХОВА, психолог
Үпкә ул – нәтиҗә
Үпкә – беренчел хис түгел, ул кайгыру, курку, басылган ачу кушылмасыннан тора. Күп очракта балага карата өметләребез акланмавыннан да үпкә хисе кичерергә мөмкинбез. Мисал өчен,
без бала дип тырышабыз, аңа тәмле ризыклар пешерәбез, сораган уенчыкларын алып бирәбез һәм шулар өчен рәхмәтле булуын көтәбез. Икенче очракта, мәсәлән, бала безне күз карашыннан аңларга тиеш дип фаразлыйбыз (әниегез арыган, тавышланмагыз, янәсе). Балабыз без күзаллаган «яхшы бала» образына туры килмәсә дә кәефебез төшә – бу да үпкәләү өчен сәбәп була ала. Әнә шулай, күңелдә йөрткән уйдырма, күзаллаулар тормыш чынбарлыгында чәлпәрәмә килгәндә әти-әниләрнең күпчелеге чарасызлык, ягъни фрустрация халәтен кичерә. Аның артыннан үпкә хисе дә озак көттерми.
Балага карата үпкә хисен тоясыз икән, үзегезне битәрләргә ашыкмагыз. Әлеге хисне тою оят түгел, ә үз-үзең белән ихлас әңгәмәгә сәбәп булып тора.
Үпкәләү кайчан норма?
Үпкәләү ‒ нормаль күренеш. Балага карата үпкә хисе кичерү әле сезнең начар әти-әни булуыгыз турында сөйләми. Без бит барыбыз да тере кешеләр, безнең эмоцияләребез, ихтыяҗларыбыз булу табигый. Үпкәләү бер нәрсә, ә менә ул хис белән ничек идарә итәргә? Бусы – икенче һәм бик мөһим мәсьәлә. Чөнки балага карата үпкәлим дип, үзеңне дөрес тотмаганда, нәтиҗәләр көтелмәгән булырга мөмкин. Үпкәләү – манипулятив эмоция. Ул аңлы булмаган рәвештә башка кешедә (бу очракта балада) гаеп хисе уяту һәм аның үз-үзен тотышын безнең файдага үзгәртергә мәҗбүр итү.
Балага карата үпкә аралашу инструментына әверелгән очракта ул балада невротик бәйлелек тибы барлыкка китерә. Бала «әти яки әнигә ярамасам, аларча эшләмәсәм, мине яратмаслар» дип, ягъни яратуга лаек булырга кирәк дигән фикер белән яши башлый. Шул рәвешле, кечкенәдән әти-әнисенә ярарга тырышып үскән бала соңрак, үз теләкләрен читкә куеп, башкалар өчен «уңайлы» кешегә әверелә, яисә яшүсмер чорында әти-әнисенең хисләрен инкяр итә башлый. Бу гаепләү хисеннән саклану чарасы булып тора.
Үпкәләсәң нишләргә?
1. Иң беренче адым – әлеге хисне таныгыз. Әйе, сез үпкәләргә хаклы. Бу бик үк күңелле түгел, әмма ул сезнең хис, моның өчен үзегезне битәрләмәгез. Үзебезне үпкә хисен тоюдан тыеп, без каршылыкны арттырабыз гына. Ахыр чиктә ул кычкыру яки күз яшьләре аша чыгарга мөмкин.
2. Икенчедән, үпкә хисе артында нәрсә торганын ачыкларга тырышырга кирәк. «Мин баламнан нәкъ шул мизгелдә нәрсә көттем? Бу миңа ни өчен бик мөһим?» ‒ үзегезгә шушы сорауларны бирегез. Мисал өчен, балама мин алган кыйбатлы уенчык белән уйнаудан баш тартканга үпкәләдем. Ни өчен? Рәхмәт сүзе, минем тырышлыгымны күрүен көткән идем.
3. Балагызны өметләрегездән аерырга өйрәнегез. Бала зурларның кәефен чамаларга, уйларындагы камил сурәткә туры килергә тиеш түгел. Ул да үз хисләрен (ачу килү, күңелсезләнү, арыганлык һ.б.) кичерергә хокуклы.
4. Балага үпкә тотып, аның белән сөйләшмәү – иң зур хаталарның берсе. Үпкә хисен үзебезнең хисләр турында ачыктан-ачык сөйләүгә алыштырабыз. Сезнең дәшми йөрүегез – аңлату түгел, бала иң элек хисләр телен аңлый. Үпкә саклап, үз-үзегезне эчтән ашап йөргәнче, аңа үз хисләрегез турында ачыктан-ачык әйтегез.
Балагыз ничә яшьтә булса да, шушы алтын кагыйдәне истә тотыгыз – аның белән һәрчак сөйләшегез.
«Мин сиңа үпкәләдем, минем янга килмә!» ‒ дип әйткәнче, сүзне түбәндәгечә башлау урынлырак булмасмы? «Кәефем төште. Мин алган уенчык белән уйнап та карамадың. Сине шатландырасым килгән иде, хәзер миңа күңелсез». Беренче мисалда гаепләү һәм җәза чарасын кулланырга әзер тору сизелсә, икенчесендә үз хисләрең турында ачык сөйләшү күрәбез. Бу баланы да эмпатиягә өйрәтә. Зурларның төрле хисләр кичерә алуы гадәти күренеш икәнлеген аңларга ярдәм итә.
5. Еш кына әти-әнинең үпкәләве артында арыганлык һәм кайгыртуга мохтаҗлык, ихтыяҗ тора. Әгәр дә ярдәм кирәк икән, тормыш иптәшегезгә, дусларыгызга мөрәҗәгать итегез. Үзегезне вак кына уңышларыгыз өчен дә мактагыз. Ничә яшькә кечкенә балагыз сезгә нәрсә кирәклеген аңлап бетермәскә дә мөмкин.
Бу дөньяда идеаль кешеләр юк. Әти-әни буларак, сезнең дә кайсыдыр ягыгыз җитешсез булырга мөмкин. Бу өлкәне үзегез һәм балаларыгыз өчен үсеш ноктасы итеп күрегез. Шул очракта, бала да сездән үрнәк алып, мөнәсәбәтләрне бозмыйча, үз хисләре белән идарә итәргә өйрәнер.





Комментарийлар