Логотип Магариф уку
Цитата:

Каф таулары

Билгеле, әлеге сәяхәтнең максаты – ял итү түгел, ә югары уку йортындагы эшчәнлегебез белән бәйле иде. Фәнни конференцияләргә, семинарларга чакырсалар, без бик теләп ризалашабыз. Чөнки һәр чара – ул әле тәҗрибә уртаклашу, белем күтәрү генә түгел, яңа шәһәрләр ачу, гореф-гадәтләр белән танышу, кешеләр белән аралашу да. Бу юлы сәяхәтебез Кабарда-Балкар якларына. Чынлап әйтәм: Кавказга эксперт буларак барырга яратмыйм, чөнки алар тикшерүчеләрне (бигрәк тә хатын-кыз тикшерүчеләрне!) гомумән, өнәп бетермиләр. Ә менә чарага махсус чакырылган кунак буларак бару, билгеле инде, күпкә рәхәтрәк…

Алмагач бакчалары

Без Казанда «ай-яй, тәмле!» дия-дия ашаган алмаларның күбесе Баксан районында үстерелә икән. Әлеге район алма, помидор үстерү юнәлешендә иң алдынгылардан. Уңга карасаң да, сулга карасаң да, рәт-рәт тезелгән алмагач урманнары. Билгеле инде, әйләндереп алынган, һәр төбенә су сиптерү җайланмасы көйләнгән, агачларны бозлы яңгырдан саклау челтәрләре тарттырылган. Бер төп 20–25 килограммга кадәр алма бирә, ди. Мәсәлән, Исламей авылында гына 14 000 кеше яши, күбесе алма, помидор үстерә, саклый, шактый кыйммәт бәядән сата да. Теләсәгез, сезгә дә махсус оешмалар барлык таләпләрне истә тотып, алмагач бакчалары, ягъни «сад под ключ» төзеп бирәчәк.

 

Сыр әзерләүчеләр, кәҗә үстерүчеләр

Иң тәмле сырлар тау башында үлән чемченеп йөргән маллар сөтеннән ясала, имеш. Тау астында күшәп йөргәннәрнеке  «так себе» гына икән. Гомумән, мондагы ир-егетләр кечкенәдән эшнең тәмен татып, «рәхәтләнеп» үскән. 80–90 нчы елларда тигез җирләр – колхоз җирләреннән печән җыйганнар. Бары колхоз эше беткәннән соң гына (!) хуҗалык малларына печән әзерләргә рөхсәт бирелгән. Анда да техника менә алмаган тау башларыннан, җайсыз-уңайсыз урыннардан куна-төнә чабып, аска таба ташыганнар.

Баксаң, биредәге уңган халык шул сусыл печән белән тукланган малларның сөтеннән әллә нинди тәмле сырлар ясый, аларны «Яшел базар»га алып чыгып сата икән. Гомер буе Кавказда яшәп, Казанга күченгән танышыбыз: «Бары тәмле сырларын гына сагынам, зинһар, сыр алып кайта күрегез», –  дип, безне нәсыйхәтләп җибәрде...

Йомшак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән шәлләр, оекбашлар, бияләйләр турында әйтмим дә инде! Болары махсус «Кәҗә базар»ында сатыла. Базарда бизәкләп, сырлап бәйләнгән кофта-көртиләрдән, башлыклардан күзләр камаша. Балык Бистәсендә шәл бәйләп үскән булсак та, мондагы кул эшләнмәләренең төрлелегенә, кәҗә мамыкларының шәплегенә, озынлыгына шаклар катып йөрдек... 

Балык Бистәсендә шәл бәйләп үскән булсак та, мондагы кул эшләнмәләренең төрлелегенә, кәҗә мамыкларының шәплегенә, озынлыгына шаклар катып йөрдек... 

 

Таулар бөеклеге

Минәйтәм, ничек инде теге сыр сораган кеше бу тауларны да сагынмый! Үзе матур, үзе куркыныч... Өстеңә менә авам, менә ишеләм дип торган шикелле бит. Кайбер урыннарда өстәлдәге зур хәлвә кисәген хәтерләтә: сырлы-сырлы, катлам-катлам, әллә нинди төсләрдә. Ул һавасын әйтмим дә инде! Сулаган саен яшәрәсең кебек. Чегем шарлавыкларына барсагыз, һичшиксез, Кавказ гүзәллегенә таңнар калып кайтачаксыз! 50–60 метрдан төшкән сап-салкын су ташларга бәрелеп «ватыла», су тузанына әйләнә һәм салават күпере төсләре белән уйный башлый…

Аушигер термаль чыганаклары

1950 елларда бу якларда нефть эзләгәннәр. Карамай тапмаганнар, әмма тагын да шәбрәк байлыкка ия булганнар. Хлор, натрий, калий, кальций, гидрокарбонат кебек элементлардан торган термаль чыганакларга юлыкканнар. Торбадан 60 градуслы кайнар су агып тора. Урамда урнашкан зур «ваннага» кереп утырасың һәм кайныйсың да кайныйсың. Сызлаган аяк-кулларыңа, авырткан билләреңә, һичшиксез, файдасы тиячәк. Әле кайберәүләр шул суны эчеп тә җибәрә. Тозлы, кайнар, «тәмле». Ашказаны, эчәк авырулары да юып алган кебек була икән. Россиянең төрле төбәкләреннән дәвалану өчен махсус киләләр, яшәреп, сәламәтләнеп кайтып китәләр. Бәясе дә нибары 300 сум гына. Акча түләдем дип, бака кебек көне буе ятасы түгел. Йөрәк өянәкләре, онкологик авырулары булган кешеләргә йә бөтенләй керергә ярамый, йә сакланып керергә генә рөхсәт ителә.

 

480 кешелек туй

Каф тавы кешеләренең йөзләре кырыс, әмма күңелләре яхшы. Елмаерга бик яратмыйлар, сөйләшүләре дә «артык каты» кебек. Сүзләрендә тартык авазлар да күбрәк. Өстәлдәге «къхуейжьапхъэ» дип аталган ризыкны күргәч, «Йә телеңне йотасың, йә телеңне сындырасың», – дип көлештек инде. Чыннан да, кабардин теле бик авыр, бик катлаулы тел булып тоелды безгә. Ә менә балкар, карачайлар белән рәхәтләнеп ана телебездә – татар телендә аралаштык. Ерак Кавказ тауларында үз телебездә аралашып йөрү сәер дә, рәхәт тә булып китте.

Иң кызыгы, билгеле, мондагы гореф-гадәтләр инде. Алар турында сәгатьләр буе рәхәтләнеп тыңларга була. Хезмәттәшебез – Төньяк Кавказ ислам университетының укыту һәм тәрбия эшләре буенча проректоры Мурат Шибзуховны төрле сораулар биреп аптыратып бетердек бугай. Юк ла инде, аптыратмадык, ул да үз халкы, гореф-гадәтләре турында ләззәтләнеп, тәмләп сөйләде. «Туйга 400 кунак чакырган идем, 480 кеше килде. Элеккечә булсын дип тырышабыз инде: «урлыйбыз», әти-әнисеннән ризалык сорарга барабыз, иң якын кешеләргә акчалата бүләкләр өләшәбез», – дип дәвам итте Мурат әфәнде. Туй мәсьәләләрен хәл итү өчен, гадәттә, кызның ир туганнары гына бара икән, хатын-кызлар «бойцы невидимого фронта», телефон аша гына аралашалар. Элек якын туганнарга әйберләтә (костюмнар, күлмәкләр) бүләк бирсәләр, хәзер акчалата икән. Суммалары шактый – 25–50 мең сум тирәсе дә булырга мөмкин.

Кавказ ул – язып бетермәслек гүзәллек дөньясы. Кавказда әле безнең өчен ачылмаган серләр, танышасы җирләр бихисап күп калды. Җәйге ял вакытларында гаилә белән чит илләргә чапмый, Россиядәге бай тарихлы урыннар, сокланырлык җирләр, төрле милләтләр, аларның көнкүреше, яшәеше белән танышсак иде.

Балкар, карачайлар белән рәхәтләнеп ана телебездә – татар телендә аралаштык. Ерак Кавказ тауларында үз телебездә аралашып йөрү сәер дә, рәхәт тә булып китте.

Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина), Россия ислам институты уку-укыту бүлеге җитәкчесе, РФ ислам мәгарифе буенча эксперт

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ