Исемең кемнәр куйган, Рәйхан?
Сәхнә яшь, чибәрләрне үз итә. Бу исбатланган хөкем дияр идем. Сәнгать шатлыгы, яшәү дәрте бирүдән тыш, яшь артист телнең аһәңен дә дөрес җиткерүче булса, икеләтә куанычлы. Театр сәхнәсендә җырлы образлары һәм тел тәмен тоеп сөйләве белән Рәйхан Габдуллина күпләрнең күз уңындадыр. Театр актёрлары династиясен лаеклы дәвам итүе ягыннан да аерылып тора әле ул. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында инде бишенче сезонын иҗат итүче өметле, талантлы артист «Нәселем силсиләсе»ндә үзенең данлыклы әби-бабасы һәм әти-әнисе, гаилә кыйммәтләре хакында бәян итә.
.jpeg)
Алмаз Борһанов, Рәйхан Габдуллина
Нәсел-яптәр – укылмаган дәфтәр
Әнием ягыннан минем бабакай – Татарстанның халык артисты Габделфәрт Шәрәфиев. Кукмара районы Янил авылында күпбалалы гаиләдә туган, өлкән бала. Кечкенәдән биюгә, җырга-моңга тартыла. Мәктәпне тәмамлагач, Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кино институтына (ЛГИТМиК) укырга керә. 1973 елда аны тәмамлагач, Г. Камал театрына артист булып кайта. Озак еллар сәхнәдә төрле образлар тудырды.
Әбием Эльвира Шәрәфиева Актаныш районының Семиостров – Иске Өшәр авылында шулай ук күпбалалы гаиләдә үсә. Кечкенә чагыннан рус һәм чит ил классикасы белән таныша, артист булырга хыяллана. Мөгаен, әтисе Хәниф бабай Бетховен, Бах, Моцарт көйләрен тыңлатып үстергәнгәме, әллә теләге бик көчле булгангамы, әбекәй Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына укырга керә. Ширияздан Сарымсаков, Рәшидә Җиһаншина, Рәүф Игъламов кебек олуг остазлардан сабак ала. Театрда диктор-тәрҗемәче булып эшләде.
Кечкенә чагымнан ук аларның игътибар үзәгендә үстем. Әле күптән түгел генә элеккеге видеокассета язмасын карап утырдым. Кассетага «Безнең балабыз» дип яратып язып куйган булганнар бит! Видеоязмада мин әле әбекәйнең кулында, әле бабакайныкында. Бакчада Студенецта төшерелгән видеоязма бу, миңа анда нибары ике яшь. Әбекәй мине кулына тотып бакчаны карап йөри, шәңгәләр пешерә, зур-зур помидорлар күрсәтә. Шундук бабакай, мине тартып алып, шигырьләр укый башлый... Рәхәт үстем мин... Әзрәк үсә төшкәч, музыка мәктәбенә дә нәкъ менә әбекәй белән бабакай йөртте. Алар мине сәнгать, иҗат дөньясына авызландырганнар. Матурлыкны тоярга өйрәткәннәр.
Әтием ягыннан Бибигайшә әбекәй Габдуллина, Аллаһка шөкер, исән-сау. Ул бик эшчән, мин аның тик утырганын күргәнем юк. Йә сыер сава, йә тәмле итеп ашарларга пешереп куя, йә сепаратта сөт аерта иде. Иң татлы балачак хатирәм: җәйге иртә. Әтәчләр кычкыра. Урамнан тәрәзә аша рәхәт кенә, талгын гына җил исә. Бабакаем Габделмәннаф, иртән иртүк ат җигеп, печәнгә киткән, чөнки йортта маллар бик күп: сыерлар да, сарыклар да, бозаулар да. (Аларны ашату минем өчен аерым бер күңел ачу иде.) Бабаем печәннән кайтып җиткәнче, әбием инде төрле тәмле ризыклар әзерләп куя. Бабакайның тыкрыкка кергәнне көтеп торып, урам башыннан арбага утырып кайтырга ярата идем. Ах ул печәннең исеееее! Мин ул печәнне үзем ашардай була идем. Өстәл янына утыргач, иң яраткан мизгелем – бабамның куян күчтәнәчен тапшыруы. Мин бит чын-чынлап аны куян җибәргән дип уйлый идем! Туйганчы сыйлангач, көне буена урамга дусларым белән уйнарга чыгып йөгерәм. Көтү кайткач, чәйләр эчкәч, иң кызыгы башлана. Сепаратта сөт аерту! Бу процесс мавыктыргыч, бер ягыннан каймак, бер ягыннан сөт чыга. Шуны сәгатьләр буе карап утырырга риза идем. Бибигайшә әбиемнең укыган догалары, намазлары күңелемә кереп калды. Ике яктан да әбекәйләрем дә, бабакайларым да мине бик яратканнар, мин бит – беренче оныклары!
Оясында ни күрсә...
Әбекәй белән бабакай бер галәм булса, әтием белән әнием – бөтенләй башка галәм планеталары. Алар биргән мәхәббәт шулкадәр көчле ки, дөньяга караш, кешеләргә карата мөнәсәбәт, үз максатларыңа ирешү – нәкъ менә аларның тәрбиясе. Оптимист булырга, булганына шөкер итәргә, һәр көннең кадерен белеп яшәргә өйрәндем алардан. Әниемнән көчле рухлы булырга, язмыш авырлыклары килгәндә, моңа сынау итеп карарга, бирешмәскә, ярты юлда туктап калмаска кирәклеген аңладым. Әтиемнән – дөньяга ачык карарга, үземне яклый белергә, үз сүземне тутырып әйтергә, тыңламасалар да, тыңлатырга. Минем искиткеч, яраткан энем дә бар бит, исеме – Ирхан. Бәләкәй чагында үзем тәрбияләдем, уйнап, бергәләшеп күңел ача идек. Еш кына мин аңа болай дия идем: «Балалар бакчасында кыерсыталар икән, хәзер апам килеп кирәгегезне бирә, диген». Бүген инде Ирхан үзе – минем яклаучым, терәгем, иң беренче дустым.
Атаның сүзе – акылның үзе
Әтием Минвәли Габдуллин – Татарстанның атказанган артисты. Ул бик көчле кеше, сәхнәдә 50 дән артык образ тудырган, Сабан туе батыры, Имәнкискә имәне. Шуңа да карамастан гаиләбездә булган иң нечкә күңел әтиемдәдер, мөгаен. Кечкенә баладай самими, эчкерсез, кешеләргә ышанучан булса да, аннан театрда бөтен кеше куркып тора. Үз сүзен әйтә белгән, вакытында дөрес киңәш биреп юаткан, коелып төшкәндә кирәкле сүз әйтеп, күңелемне күтәрә белгән, минем өчен бөтен җаны-тәне белән борчылып, янып, көеп яши торган кеше ул. Театрда спектакльләрдә уйный башлаган мәлемдә, бик борчыла, сәхнәгә мин түгел, ул үзе беренче тапкыр чыккандай тоя дип сизә идем. Әтинең җылы сүзе, төпле фикерләре, минем үз-үземә ышанычны арттыра гына барды. «Тырыш, курыкма, төрле чараларда катнаш, актив бул», – диде. Үземне җиңү өчен әтиемә рәхмәтлемен.
.jpeg)
Минвәли, Гүзәл, Рәйхан, Ирхан Габдуллиннар
Ата йөрәге – таудан өлкән,
Ана йөрәге – диңгездән тирән
Әнием Гүзәл Габдуллина Татарстан Фәннәр академиясендә эшли. Минем маягым ул, кечкенә чагыннан сәхнә артында үскән, спектакльләрдә уйнаган: «Әлдермештән Әлмәндәр», «Өч аршын җир», «Һинд кызы». Бөтен гомерен диярлек мәдәнияткә багышлады. Мин һәрвакыт әниемнең сүзен тыңларга тырышам, «үсмер максимализмы» вакытында аңламаганмын, хәзер аңлыйм, әйткән һәр сүзе минем өчен аксиома булып тора икән бит. Без хәзер бергәләп фикер йөртәбез, уйлашабыз, планлаштырабыз. Ана буларак бала тәрбияләүнең дөрес алымын кулланган. Шәхес буларак үсәргә, тукталмыйча бары тик алга барырга, зур үрләр яуларга әнием ярдәм итте. Бер карашы да җитә, мин шундук аңлыйм. Аны кырыс дия алмыйм, ләкин дисциплина, режим, тәртип – аның тәрбиясе. Ә артист булу өчен иң кирәкле сыйфатлар шулар бит.
семья в 3-м.jpg)
Эльвира, Гүзәл, Габделфәрт Шәрәфиевлар
Мәхәббәтсез гаилә – тамырсыз агач
Ирем Алмаз Борһанов – иң якын кешем. Бергә кайныйбыз, бер сәхнәдә уйныйбыз. Фикерләр бер, уйлар, максатлар, сөенечләр, көенечләр – барысы да уртак. Иң мөһиме – бердәм булу. Мин әби-бабаларым, әти-әниләрем үрнәгендә безне шундый ук «бәхетле совет семьясы» итеп күрәм. Театр безне кавыштырды, икебез дә атаклы режиссёрыбыз Фәрит абый Бикчәнтәевтә укыдык.
Алмазның профессиональ дәрәҗәдә кулы эш тота белүе, эретеп ябыштыручы дипломы булуы, хәтта самавырлар реставрацияләвенә мин чын күңелемнән сокланам. Әтиемә охшаш яклары да җитәрлек. Икесе дә кул эшенә маһир. Беренче күргәндә үк ышанычлы кеше булып күңелемә уелды. Алмаз бакчабызда мунча җиткезде, хәзер йорт сала башлады. Проектларын да үзе сыза, материалларын да үзе барып сайлап ала. Тормышны шулай җигелеп тарта алганы өчен, мин аны бик яратам. Күктә йөрмәве белән үзенә җәлеп итә дә ул. Кызганыч ки, Алмаз балачактан әтисез калган. Әнибез Әлфия биш баланы берүзе тәрбияләгән, кеше иткән. Әниебез Бәкер шифаханәсендә гомер буе аш-су остасы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда. Бәкергә кайткач, әнкәй безне тәмле бәлешләр, өчпочмаклар белән сыйлый. Бәкер – искиткеч табигатьле җир. Беләсезме, аккошларны иң беренче тапкыр якыннан мин нәкъ шунда күрдем. Бәләкәй бәпкәләре белән судан чыгып киләләр иде…
Фотолар Рәйхан Габдуллина архивыннан





Комментарийлар