Логотип Магариф уку
Цитата:

Данлыклы Яңа Кенәр

Яңа Кенәр авылының Социалистик Хезмәт Герое Стелла Зәкиевна Габдрахманова исемен йөрткән уку йортына кайтып, авыл мәктәбенең сулышын тоеп килгән идек инде. Директоры Хәмбәл Хабил улы Зарипов белән журналыбызның «Тәртип» радиосы белән уртак проекты – «Мәгърифәт нуры» тапшыруында кабаттан күрештек.

Чишмә башы

Күренекле шәхесләре белән дан тоткан Яңа Кенәр авылына килеп керүгә үк таң калырлык. Төзек нык йортлары, төрле кибетләр, кафе-ашханәләр, ерактан ук күренеп торган биек манаралы мәчет, урамда тегендә-монда ашыгучы халык... Үзәктә хәтта кечкенә генә «базар» да оешкан. Биредә авыл халкы үзе үстергән каз-үрдәген дә, төрле кием-салым, бәйләгән шәлләрен дә сата. Монда эшчән, тырыш, милли җанлы, гыйлемле, шигърияткә, җырга-моңга гашыйк кешеләр яшәвенә үзебез дә инанып кайттык. Авылның чишмә башы нәкъ менә мәктәптән башлана.  Диварларына күпсанлы стендлар эленгән, коридорларда – укучыларның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә.

– Боларда мәктәпнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге, – ди мәктәп директоры Хәмбәл Хабил улы, гыйлем үзәге белән таныштырып.

Ул үзе мәгариф өлкәсендә инде 25 ел эшли. Яңа Кенәр авылы мәктәбен 2021 елдан бирле җитәкли. Аңа кадәр башка мәктәпләрдә дә, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә дә эшләргә туры килгән.

– Яңа Кенәр – Арча районының иң зур авылы, әлеге җирлектә 2 мең ярым тирәсе кеше яши. Мәктәптә бүгенге көндә 242 бала укый, 34 педагог аларга белем һәм тәрбия бирә. Авылыбызда оешмалар күп: урта мәктәп, коррекцион мәктәп-интернат, балалар бакчасы, балалар иҗат йорты, хастаханә, мәдәният йорты, китапханә һәм башкалар. Тарихка күз салсак, элек ул Кызыл Яр район үзәге булып саналган, төрле заводлар, комбинатлар һәм җитештерү предприятиеләре эшләп килгән. Мул яшәү рәвеше, тырыш халкы белән дан тоткан авыл бу. Бүгенге көндә кайбер оешмалар инде эшләми. Әмма халкыбыз тырыш, үҗәт һәм хезмәт сөючән безнең, – ди ул.

Уку кабинетларына да күз салабыз. Информатика, химия, татар теле һәм әдәбияты сыйныфлары, китапханә, кызларны кул эшләренә өйрәтә торган тегү-кисү цехы, ике спорт залы, зур һәм зәвыклы актлар залы, медицина кабинеты – һәммәсе дә, балалар тирән белем һәм күнекмәләр алсын өчен, заманча итеп җиһазландырылган. Алдагы елларда «Үсеш ноктасы» милли проектында катнашып, зур тәҗрибә туплаганнар. Берничә кабинетка төзекләндерү эшләре башкарылып, алар өр-яңадан җиһазландырылган, шахмат бүлмәсе ясалган.

– Мәктәпнең матди-техник базасын тулыландырып торуда республикакүләм грантларда катнашу, үзебездә белем алып киткән укучыларының иганәчелек ярдәме зур этәргеч булып тора. Башка авыл мәктәпләреннән артык аерылып торабыз дип әйтә алмыйм, әмма уку йортының зур бинада урнашкан һәм заманча җиһазландырылган булуы берникадәр өстенлек бирә, – ди директор. – Икенчедән, бездә балалар саны да хәйран. Моннан тыш, укучыларның сәләтен үстерүдә авылда урнашкан Балалар иҗат йорты (элеккеге Пионерлар йорты) белән үзара ярдәмләшеп эшлибез. Алар белән хезмәттәшлек итү балаларның дәрестән тыш эшчәнлеген оештыру, төрле түгәрәкләр белән тәэмин итү өчен зур плюс булып тора. Бүгенге көндә авыл балаларының волейбол һәм төрле предмет түгәрәкләренә йөрүе, бию, вокал, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә алулары бик зур өстенлек.

Укучыларның күргәзмәләргә, махсус киштәләргә куелган хезмәте – монда сәләтле һәм тырыш балалар белем алуына үзе бер дәлил.

 

Татарча «Смешарики»

Узган ел Кенәр мәктәбе укучылары «Смешарики» һәм «Лунтик» мультфильмын татарчага тәрҗемә итеп бөтен республикага танылган иде.

– «Алдынгылар хәрәкәте»нең бер проекты бу. Әлеге юнәлешне без аклый алырбызмы дип тә борчылдык. Нәкъ менә шул вакытта мин безнең балаларның бик сәләтле икәнлеген аңладым. Аларга мөстәкыйльлек бирергә генә кирәк. Куелган максатларга нигезләнеп, үз теләкләре, тырышлыклары һәм фантазияләре белән шушы эшне башкарып чыктылар, хәтта республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановка да тәкъдим иттеләр. Инде быел мультфильмны тавышландыруга катнашкан укучыларның берничәсе мәктәпне тәмамлап чыгып китте. Әмма «Алдынгылар хәрәкәте» үз юнәлешен алды, аларның дәвамчылары бар, – дип сөйләде Хәмбәл Хабилович.

 

Дүрт призёр һәм бер җиңүче

Саф татар телендә белем бирүче мәктәпләрнең берсе буларак, БДИ һәм олимпиада юнәлешендә берөзлексез эш алып бару бушка китмәгән, ел да 100 балл җыючылар булып тормаса да, имтихан күрсәткечләре югары. 2023 елда бер бала химия фәненнән БДИны 100 баллга тапшырган булса, быел бер укучылары физикадан – 98, математикадан 97 балл җыйган. Инглиз теле, рус теленнән дә дәүләт имтиханнарын тапшырып, югары уку йортларына керүчеләр бар икән.

– 10–11 нче сыйныфларда терминология һәм төп кагыйдәләр русча өйрәтелә. Калган бар эш татар телендә алып барыла. Үз ана телен камил белгән бала башка телләрне дә иркен өйрәнә ала, – дип саный директор.

Ә олимпиадаларга әзерлек уку елы башыннан, хәтта җәйдән үк башлана. Быелгы уку елының нәтиҗәсе буенча, район буенча 45 призёр, ә республикада – 4 призёр һәм 1 җиңүче. Бу инде үзе бер зур күрсәткеч.

Белем һәм тәрбия бирү төрле чаралар белән бергә алып барылганга да балаларның кызыксынулары көчлерәк. Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхреддин, Муса Җәлил, Гыйлем Камай исемендәге фәнни-гамәли конференцияләр, төрле бәйгеләр, спорт ярышлары булсынмы – Яңа Кенәр укучылары һәрвакыт алдагы рәтләрдә. «Минем Татарстан», «Туган җир сулышы», «Милли эзләнүләр», «Без – бергә», «Йолдызлык» ише республика, төбәкара бәйгеләре дә алар катнашыннан башка узмый. Андый ярышларда җиңүчеләрнең исемнәре район үзәгендәге «Йолдызлар» аллеясында урын ала.

 

Яшьләр үзләренеке

Үз мәктәпләрен тәмамлап, бирегә эшләргә кайткан мөгаллимнәрнең булуы да – үзе бер сөенеч. Максатчан белем алу программасы үз нәтиҗәләрен бирә, бүгенге көндә физика укытучысы шушы нигездә балаларга белем бирә.  Укучыларны БДИга әзерләүдә зур нәтиҗәләргә ирешкән химия укытучысы да, шушы программа буенча укып кайтып, дүрт ел Яңа Кенәр мәктәбендә белем биргән. Быел исә, матур мәшәкатьләр белән, декрет ялында ул. Берничә елдан укуларын тәмамлап, тагын берничә яшь белгеч кайтырга тиеш. Арча педагогика көллиятенең дә янәшә булуы – зур ярдәм. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, педколледжга юл тотучы укучылар саны да аз түгел.

 

Авыл тәрбиясе

– Хезмәт тәрбиясеннән һичкайчан читләшмәдек. Мәктәп яны участогы 1 гектарга якын, анда укучылар да, үзебез дә эшлибез, – ди Хәмбәл Зарипов. – Суган сарымсактан башлап бөтен төрле культуралар үсә. Бәрәңгедән дә аерылган юк. Ул үзебез өчен дә кирәк, ярминкәләрдә дә катнашабыз. Әлеге участок бик зур хезмәт таләп итә.

Мәктәп янында лагерь тәмамлануга, «Алдынгылар хәрәкәте»нең «Урра! авылга!» дип аталган проектын оештыра мәктәп. Әлеге ялның максаты – мәктәп белән бәйле булырга тиеш түгел, ә нәкъ менә авыл һәм аның гореф-гадәтләре, тарихы белән якыннан танышу. Балалар чыннан да авылның төрле истәлекле урыннарында булып, тарихи урыннарга барып, биредә яшәүчеләр белән аралашып, мастер-класслар аша авылның яшәешен, үзенчәлеген аңлап үткәргән бу көннәрне. Әйдәманнар белән хәтта коймак пешерергә дә өйрәнгәннәр.

 

Онытмыйлар да, оныттырмыйлар да

Яңа кенәрлеләр мәктәпләренең Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова исемен йөртүе белән нык горурланып яши. Мөгаллимнәр арасында Яңа Кенәр мәктәбен бөтен илгә таныткан рус теле һәм әдәбияты укытучысы аерым ихтирамга лаек. 1955 елда институт тәмамлаганнан соң, Яңа Кенәр авылына килеп, мәктәптә эшли башлый ул. Ире – физика укытучысы Хәбир Фәйзрахман улы белән озак еллар буе кенәрлеләрнең берничә буынына аң-белем һәм тәрбия бирәләр.

Яңа Кенәр мәктәбен «Герой мәктәбе» дип тә йөртәләр.

– Стелла ханым бүген дә исән-сау. Үзенең киңәшләре, үткән юлы белән безне гел алга барырга өнди. Укытучыбызның исемен мәңгеләштерү, бер яктан, бик зур җаваплылык та өсти, чөнки без шушы исемне акларлык итеп яшәргә, белем бирергә тиеш, – ди Хәмбәл Хабил улы.

Яңа Кенәр авылыннан төрле өлкәләрдә зур уңышка ирешкән, танылган кешеләрнең күп чыгуы да белем йортының үзәге нык, әлеге мәктәптә элек-электән нигезгә салынган белем һәм тәрбия дәрәҗәсеннән килә дип ышандырып әйтергә мөмкин. Марсель Маликов, Фәрит Бәйрәмов, Нәкыйп Гыйниятуллин, Инсур Садыйков, Фирдәвес Ермаков кебек фән эшлеклеләре, Гафур Каюмов, Нурзадә, Илгиз Баязитов, Салих Хисмәтуллин, Азат Зарипов, Рафил Зәйнуллин кебек сәхнә осталары, Рәфыйк Мадьяров кебек спортчылар... Язарга уйласаң, кызыклы әдәби әсәрләр иҗат итәрлек, киләчәк буыннарга васыять булырдай китаплар чыгарырлык истәлекләр тупларга була биредә. Бу мәктәптә укып чыккан каләм осталары: Мостафа Ногман, Равил Вәлиев, Галиәхмәт Шаһи, Нәҗип Мадьяров, Хәбибулла Фәтхуллин, Рафаил Төхфәтуллин, Илфат Фәйзрахманов, Рәмис Латыйпов, Раилә Вәлиуллина, Илүзә Касыймова, Гөлнур Миннебаева, Айзилә Сабирова исемнәре китап сөючеләргә, газета-журнал укырга, телевизор карарга яратучыларга яхшы таныш. Аларның күбесе туган мәктәпләре белән элемтәләрен өзми. Үзләренә гыйлем биргән укытучыларын да онытмыйлар, очрашып-хәбәрләшеп торалар.

Фәния Лотфуллина

Фотолар шәхси архивтан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ