12 март – Галимҗан Ибраһимовның туган көне
Ул 1887 елда Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе, Солтанморат авылында дөньяга килә. Язучы, сәясәтче, журналист, мөгаллим, нәшир, галим...
1937 елның августында, авыру хәлендә, троцкий милләтчесе дип кулга алына. 1938 елның гыйнварында төрмә хастаханәсендә дөньядан китә. 1955 елның 24 сентябрендә Г.Ибраһимов исеме аклана.
Г.Ибраһимов исеме «Мәгариф» журналы өчен аеруча кадерле.
Беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә «Мәктәп» исеме белән дөнья күргән басманың дәвамчысы буларак, 1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенеңмәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф»не оештыручы, аның беренче мөхәррире була.





Комментарийлар