Әкияттә – кунакта
Театр ул – һәрвакыт табышмак, көтелмәгән хәлләр, могҗизалар. Сәхнәдә кечкенә генә булса да роль уйнарга теләмәгән кеше юктыр
Уйлап карасак, тормышта да, без билгесез режиссёр язган пьесада үзебезнең рольләрне башкарабыз. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен театр хисле-эстетик тәрбия чарасы булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балалар бакчасында бала тормышына төрлелек кертә, аңа сәнгатькә кагылудан шатлык бүләк итә. Театральләшкән уеннар күп кенә актуаль педагогик һәм психологик проблемаларны, шул исәптән сөйләм телен үстерү һәм камилләштерүне чишәргә дә ярдәм итә, – ди.
Актаныш районы Яңа Әлем балалар бакчасы мөдире Гүзәл Сәрвәрова «Театр сөйләтә дә, уйната да» дигән язмасында.
Альберт Сабир һәм бакча архивында сакланган фотолар





Комментарийлар