Логотип Магариф уку
Цитата:

«Тәмле» ашханәсенә сәяхәт

(3 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Рәисә ЗАҺИДУЛЛИНА,

Казандагы 107 нче «Ачыш» гимназиясенең 

югары  квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Шәхескә кагылышлы: укучының башкарган эшенә, төркемнәрдә, парларда эшләгән вакытта җаваплылык хисен арттыру; бер-береңә игътибарлы булу, татар теленә карата кызыксыну уяту.

Метапредмет:

Танып белү УУГ: эш-күнекмәләрне аңлап, уку эшчәнлеген оештыра алу, төркемнәрдә, парларда эшли алу.

Коммуникатив УУГ: аралашу вакытында үз фикереңне формалаштыру һәм дәлилләү; сөйләм күнекмәләрен үстерү өстендә эшләү.

Регулятив УУГ: дәреснең максатын ачыклый алу; эш вакытында килеп чыккан кыенлыкларны билгели белү; эшчәнлеккә үзбәя бирү.

Предмет: «Ашханәдә» темасы буенча өйрәнгән сүзләрне кулланып, җөмләләр һәм диалог төзи алу.

Дәреснең тибы: ЛГКК (лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү).

Укыту тибы: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Предметара бәйләнеш: рус теле, татар теле, музыка.

Эшне оештыру: фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, тарату материалы.

Көтелгән нәтиҗә: «Ашханәдә» темасы буенча алган белемнәрне көнкүрештә актив куллана алуга ирешү.

 

Дәрес барышы

I. Оештыру

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит булдыру.

– Исәнмесез, укучылар!

Кояшның шаян нурлары

Безне уята.

Хәерле көн тели ул,

Хәерле иртә!

Син дә шулай һәркемгә

Елмаеп эндәш.

Бәхет, шатлык, куаныч

Булсын гел юлдаш!

II. Актуальләштерү

– Укучылар, карагыз әле, бүген безгә менә шундый видеохат килеп төште. Әйдәгез әле, тыңлап китик, кемнән икән ул?

Кунакка килегез!

Кунакларны бик яраткан

Электән безнең халык.

Юмарт диеп, уңган диеп,

Килгән күптән макталып.

Татар кызы – Таңсылу булам мин,

Уңган буласым килә.

Чәем кайнар,чәкчәк әзер,

Йә кем кунакка килә?

Безнең ашханәгә рәхим итегез!

– Укучылар, кунакка барабызмы?

– Әйе.

– Тик менә Таңсылу ашханә исемен әйтергә онытты. Шушы кроссвордны чишсәк, ашханә исемен дә белербез (learningapps та кроссворд чишү).

 

     

.1

Б

О

Т

К

А

 

2.

К

Ә

Б

Е

С

Т

Ә

   

 

 

     

3

Т

О

К

М

А

Ч

 

 

4.

К

Е

С

Ә

Л

   

 

 

   

5

Б

Ә

Л

Е

Ш

 

 

                               

 

Сораулар:

  1. Иртәнге файдалы ризык.
  2. Ашка сала торган яшелчә.
  3. Ашка сала торган камыр.
  4. Файдалы эчемлек.
  5. Татар халык ашы.

 

– Димәк, укучылар, без бүген кая барырбыз?

– «Тәмле» ашханәсенә сәяхәт итәрбез

– Нинди сүзләрне кабатларбыз?

– «Ашханәдә» темасына караган сүзләрне.

– Татар халкы, кунакка барганда, һәрвакыт үзе белән күчтәнәч ала. Ә безнең күчтәнәчебез ул – белемебез.

«Ашханәдә» темасы буенча лексиканы кабатлау.

Беренче төркем – ашларны атый.

Икенче төркем – боткалар.

Өченче төркем – татлы ризыклар.

Ситуатив күнегүләр:

– Маша, скажи по-татарски, что каша очень вкусная. – Ботка бик тәмле.

– Даша, спроси у Диляры какой суп она любит? – Диләрә, син нинди аш яратасың?

– Аделя, как скажем, что надо есть полезные продукты? – Файдалы ризыклар ашарга кирәк.

– Булдырдыгыз, афәрин!

– Инде сәяхәткә дә юл тотарга була. Хәрәкәттә – бәрәкәт, ди халык . Без сезнең белән җәяү генә юл тотарбыз.

(Күңелле музыка яңгырый.)

– Күзләребезне йомабыз.

(Шул арада һәр командадан бер укучы официант булып киенә.)

III. Уку мәсьәләсен адымлап чишү этабы

Меню тотып:

Исәнмесез, нәрсә аласыз?

(Һәр өстәл янына официант килә, заказ кабул итәләр.)

«Тәмле» ашханәсе менюсы:

1. «Кунаклар өчен табышмак салаты».

2. «Файдалы ашлар».

3. «Чәкчәкле чәй» (җыр).

4. «Мин сиңа, син миңа» десерты.

«Кунаклар өчен табышмак салаты» (мини-проект).

1. Һәр төркем салат әзерли, исемен әйтми. Калганнар белергә тиеш.

1 нче төркем:

– Салатка кишер, йөзем, шикәр комы, каймак салдык. 

– Бу нинди салат була?

– Без кишер салаты әзерләдек.

 

2 нче төркем:

– Салатка чөгендер, кара җимеш, каймак, чикләвек, тоз салдык.

– Бу нинди салат була?

– Без чөгендер салатын әзерләдек.

– Тәмләп ашагыз!

 

3 нче төркем:

  • Салатка кәбестә, тоз, шикәр комы, кишер, май салдык.
  • Бу нинди салат була?

– Без кәбестә салаты әзерләдек.

– Салатлар бик файдалы!

 

– Ашларыгыз тәмле булсын! (Хор белән.)

 

2. «Файдалы ашлар» уены. (Кәбестә ашы, токмачлы аш, борщ өчен кирәкле яшелчәләрне дөрес сайлау.)

Төркемнәрдә эш.

 

3. Ял минуты. «Чәкчәкле чәй» җыры.

Татар халык бию элементларын бергәләшеп кабатлау.

 

4. «Мин сиңа, син миңа десерты» (диалоглар).

1 нче төркем:

– Син нәрсә яратасың?

– Мин бәлеш яратам.

– Син чәкчәк яратасыңмы?

– Юк, мин чәкчәк яратмыйм (әйе, мин чәкчәк яратам) һ.б.

2  нче төркем:

– Син бүген гөбәдия ашадыңмы?

– Әйе, мин гөбәдия ашадым.

– Тәмле идеме?

– Бик тәмле.

3  нче төркем:

– Сезгә бүген кунаклар киләме?

– Әйе.

– Нәрсәләр пешерәсез?

– Кош теле, алма пирогы.

 

IV. Рефлексия, бәяләү этабы

– Бүген нәрсә турында сөйләштек? Сезгә «Тәмле» ашханәсендә ошадымы? Таңсылуга рәхмәт әйтеп саубуллашабыз.

 Үзбәя.

V. Өй эше

Дифференциаль өй эшен бирү.

1. Һәр укучы өчен: 52 нче бит 8 нче күнегү.

2. Сайлап алу мөмкинлеге:

– ашамлык исемнәре белән 5 җөмлә төзергә;

– яраткан ризыгың турында сөйләргә әзерләнергә.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ