Мәрьям Галләмова методикасы
Совет чорында татар тел белеме белән берлектә укыту методикасы, аның нигезләре, эчтәлеге, алымнары, ысуллары яңадан каралды, бер төркем галим-методистлар һәм аларның хезмәтләре барланды. Бу чорда татар халкының күренекле методисты, танылган педагог Мәрьям Шакир кызы Галләмованың методик мирасы аеруча әһәмиятле.
Мөслимә ШӘКҮРОВА,
филология фәннәре кандидаты, доцент,
ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге
Тел, әдәбият һәм сәнгать институты
милли мәгариф бүлегенең
әйдәп баручы фәнни хезмәткәре,
Татарстанның атказанган укытучысы
Татар халкының күренекле методисты, танылган педагог Мәрьям Галләмованың методик мирасы гаять күпкырлы: «Башлангыч мәктәптә сөйләм культурасын үстерү» (1944), «Башлангыч мәктәптә татар теле методикасы. Педучилищелар өчен дәреслек һәм башлангыч мәктәп балалары өчен кулланма» (1945); «Татар теле. Грамматика, дөрес язу һәм сөйләм телен үстерү. Башлангыч мәктәпнең 1 нче классы өчен дәреслек» (1946); «Татар теле: Грамматика, дөрес язу, сөйләү телен үстерү. 4 нче класс өчен дәреслек» (1969) (И.И. Исламова, М.Г. Каюмова белән берлектә һ.б.).
Совет чоры методисты
Методика тарихын, аның тамырларының кая барып тоташуын, шул чорда танылган татар методистларын, аларның хезмәтләрен белү, телгә өйрәтүнең максат-бурычларын ачыклау, нинди уку-укыту ысулларын куллануларын өйрәнү дә зарур. Татар телен укыту методикасы тарихының үсеш этапларын, нигездә, алты чорга бүлеп карыйбыз: татар телен укыту методикасының нигезе салынган чор, татар телен укыту методикасының яңа юлларын эзләү чоры, методиканың чәчәк аткан чоры, укыту методикасының торгынлык чоры һ.б.
1940–1970 елларда методика фәне зур үсеш кичермәсә дә, татар телен укытудагы яңалыкларны һәм махсус хезмәтләрне барларга кирәк. Төп яңалыкларның берсе – башлангыч сыйныфлардан ук бәйләнешле сөйләм һәм язма телне үстерүгә зур игътибар бирү, грамматиканы өйрәтү һәм грамматик конструкцияләр белән эш итү, татар теле морфологиясен һәм синтаксисын өйрәтү үзәктә тора (М.Ш. Галләмованың «Башлангыч мәктәптә сөйләм культурасын үстерү» (1944), «Татар теле. Грамматика, дөрес язу һәм сөйләм телен үстерү. Башлангыч мәктәпнең 1 нче классы өчен дәреслек» (1946), В.Н. Хангилдинның «Татар теле грамматикасы» (1959), Б.М. Мифтаховның «Татар теле синтаксисын укыту методикасы» (1968) һ.б).
Танылган методист, мөгаллимә Мәрьям Галләмова «Совет мәктәбе» журналында укытучыларның сорауларына җаваплар бастыра, грамматика һәм дөрес язу кагыйдәләре буенча дәрес үрнәкләре бирә, татар телен укытуга караган мәкаләләрен бастырып чыгара. 1940 елда «Грамматика буенча дәрес типлары һәм дәрес төзелеше» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Бу мәкаләнең башлам өлешендә үк автор мәктәптә төп бурычларның берсе итеп – һәр укучыны үз туган теленең кагыйдәләрен аңлап кулланырга өйрәтү дип саный. Ул, дәрескә куйган максаттан чыгып, грамматика дәресләрен өч төргә бүлә: 1) яңа материалны аңлату дәресе; 2) күнегү дәресе; 3) укучыларның үзләштерүләрен сынау дәресе.
Методист, яңа материалны аңлатканда, түбәндәгеләргә игътибар итәргә куша: 1) яңа материалны үткәннәре белән бәйләп кабатларга; 2) балаларга максатны хәбәр итәргә; 3) алдан хәзерләнеп килгән мисалларга нигезләп аңлатырга һәм нәтиҗә ясарга (нәтиҗә чыгару авыр булганда, укытучыга кагыйдәне турыдан-туры үзенә әйтергә куша). Ул грамматика дәресләрендә, нигездә, укытучының сөйләп аңлатуын күздә тота.
Биш метод
Әлбәттә, укытучы барлык темаларны да үзе сөйләп аңлатса, укучыга эзләнергә, иҗади фикерләргә юл калмый. 1950–1970 еллар аралыгында тел дәресләрендә иҗади характердагы ысулларга игътибар тагын да көчәя. 1970 еллар уртасында М.Н. Скаткин, И.Я. Лернер тарафыннан биш метод тәкъдим ителә: репродуктив, аңлату-күрсәтү, проблемалы укыту, өлешчә эзләнү, тикшеренү методлары. Әлеге гомумдидактик характердагы методлар белән төрле фәннәрне өйрәтеп була. Шул уңайдан бүгенге көндә дә татар мәктәпләрендә тел өйрәтү, нигездә, шушы методлар ярдәмендә башкарыла. Биш методның икесе, ягъни репродуктив, аңлату-күрсәтү методлары материалны турыдан-туры әзер килеш бирүгә (хәбәр итү төсендә аңлату, күрсәтмәле аңлатуга) корылган, ә калган өчесе – проблемалы укыту, өлешчә эзләнү, тикшеренү методлары – укучыга иҗади эшләргә, эзләнергә тулы мөмкинлек бирә торган, кагыйдәләрне үзләре чыгара торган методлар буларак карала.
Язу күнегүләре системасы
Мәрьям Галләмованың «Укучыларның грамоталылыкларын күтәрү өчен язу күнегүләре системасы» дип аталган мәкаләсе баланы дөрес итеп яза белергә өйрәтүгә багышланган язу төрләрен үз эченә ала, һәрберсенә аңлатма бирә һәм үткәрелү тәртипләрен сөйли: төрле формадагы күчереп яздыру, аңлатмалы диктант, яттан язу, изложение, сочинение, контроль диктант һ.б. «Язу күнегүләр системасы дигәндә, язу эшләренең төрләрен, аларның эзлеклелеген, күләмен-үлчәвен һәм өйрәнелә торган кагыйдәгә җавап бирерлек булуын аңларга тиешбез», – ди галимә. Методист әлеге мәкаләдә дә укытучының сөйләп аңлатуын күз уңында тота.
«Ике яки бер комплектлы мәктәпләрдә ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру алымнары» исемле мәкаләсе яшь укытучылар өчен кирәкле чыганак булып тора. Авыл җирләрендә, балалар саны аз булганга, укытучыларга бер үк вакытта ике сыйныф белән эшләргә туры килә. Методист, ана теленнән укучыларның мөстәкыйль эшләрен дөрес оештырып, укытучыга программа материалын үтәргә тулы мөмкинлек бирә. «Мөстәкыйль эшне дөрес оештыруның белем-тәрбия бирү ягыннан да әһәмияте зур», – ди автор.
Мәрьям Галләмова ана теленнән уздырыла торган мөстәкыйль эшләрне өч төркемгә бүлеп тикшерә:
1. Тел дәреслекләреннән яки тактадан төрле текстларны күчереп язу. Бу төр эш текстны сүзгә-сүз күчерү рәвешен генә алмыйча, һәр класста укучыларның яшь һәм белем үзенчәлекләрен исәпкә алып, төрле биремнәр белән катлауландырылырга тиеш.
2. Төрле формадагы грамматик тикшерү, күнегү эшләрен 1 нче сыйныфтан башлап ук бирә башларга кирәк (1 нче сыйныфта – аерым сүзләрне, җөмләләрне сайлап күчерү, кисмә хәрефләрдән сүзләр төзү; 2 нче сыйныфта – предметны, билгене, эш һәм хәрәкәтне белдерә торган сүзләрне аерып алып, сорау кую, җөмләләр төзү; 3 нче сыйныфта сүзләрне кисәкләргә аерып язу: эшче – эш = тамыр, -че = кушымча; 4 нче сыйныфта схема буенча җөмләне тулы грамматик тикшерү: Фәрит язгы имтиханга яхшы хәзерләнде: Фәрит – (кем?) – ия, исем, баш килештә, берлектә һ.б.).
3. Хәтердә калганча язу күнегүләре.
Бу төр күнегүләрне системалы рәвештә үткәргәндә, укучы теоретик материалны истә тизрәк калдыра, грамоталы итеп язарга өйрәнә.
Башлангыч мәктәптә сөйләм культурасын үстерү
1944 елда Мәрьям Галләмованың «Башлангыч мәктәптә сөйләм культурасын үстерү» дигән китабы чыга. 1944–1945 елда чыккан башлангыч мәктәптә татар телен укыту программаларында «Сөйләү һәм язу телен үстерү» аерым бер бүлек итеп тәкъдим ителә. Шуңа күрә мәктәптә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып укучыларның сөйләм культурасын үстерү тора. Методист фикеренчә, укучылар башлангыч мәктәптә үк яхшы уку һәм яхшы сөйләү күнекмәләре алырга тиешләр.
Хезмәтнең беренче бүлегендә автор укучыларның сөйләменә түбәндәге таләпләрне куя: укучының сөйләме дөрес, анык, ачык һәм шул ук вакытта бәйләнешле булырга тиеш; укучының сөйләме чиста булырга, ягъни төрле вульгаризм, урам сүзләрен кулланмаска тиеш; сөйләмдәге авазлар әйтелеше дә дөрес, аңлаешлы булырга тиеш; сөйләм үстерүне грамматика, уку, язу дәресләре белән бәйләп, ныклы бер план буенча эшлекле рәвештә алып барылырга тиеш һ.б. Боларны тормышка ашыру өчен, Мәрьям Галләмова түбәндәгеләрне тәкъдим итә:
1. Күрсәтелгән таләпләргә тел буенча алып барыла торган барлык занятиеләрнең бердәмлеге аша ирешү, чөнки татар теле буенча үткәрелә торган һәр дәрес, эчтәлегенә карамастан, сөйләм культурасы белән эшләү мөмкинлекләре бирә.
2. Планлы һәм эзлекле рәвештә татар теленнән үткәрелә торган дәресләр арасына укучының сүзлеге белән эшләү, изложение, сочинение, укыганны сөйләү буенча эшләү дәресләре дә кертергә кирәк.
3. Нинди генә дәрестә булмасын, укытучы укучының сөйләменә игътибар итәргә тиеш (ялгыш тәгъбирләрне төзәтергә, урынсыз сүзләрне алыштырырга һ.б.).
4. Укытучының сөйләме балаларга үрнәк булып торырга тиеш.
5. Балаларның сөйләм телен үстерүдә ярдәм итә торган класстан тыш чаралар үткәрергә (күмәк уку, укыганны хикәяләү, радио тыңлау һ.б.).
6. Мәктәп эчендә языла торган плакат, белдерүләрнең стилистик грамоталы язылуларын истә тотарга.
Мәрьям Галләмованың «Башлангыч мәктәптә сөйләм культурасын үстерү» исемле хезмәтендә сөйләмә һәм язма сөйләм, аларның аермалары һәм бәйләнешләре, сүзлекләр һәм фразеология белән эшләү юллары күрсәтелгән. Бу төр эшләрне бүген дә тел дәресләрендә, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләрендә иркен кулланып була.
Автор укучыларның бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү эшендә беренче баскыч итеп балаларның ирекле сөйләүләрен атый. Ул укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләре тудыруда ярдәм итәрлек түбәндәге эш төрләрен тәкъдим итә: план белән эшләү, формасызландырылган текст белән эшләү, үзеңчә сөйләү һәм язма изложение, сөйләмә һәм язма сочинение, күңелдән ятлау, укытучының хикәяләве, эш сөйләме белән эшләү.
Мәрьям Галләмова авыр тормыш юлын уза, гомере буе укытучылык хезмәтен яратып башкара. 1919–1920 елларда Колчак бандасы, сәнәкчеләр фетнәсеннән очраклы гына исән калган мөгаллимә ул. Методист-укытучының намуслы, тырыш һәм нәтиҗәле хезмәт юлы шул чорның яшь укытучылары өчен үрнәк булып тора.
Текстлар сайлау осталыгы
Мәрьям Галләмова 1946 елда «Татар теле. Грамматика, дөрес язу һәм сөйләм телен үстерү. Башлангыч мәктәпнең 1 нче классы өчен дәреслегендә» текстлар сайлауга зур урын бирә: өзекләрдә батыр сугышчылар, аларга дан җырлау, туган илне саклау, ел фасыллары, табигать, кошлар, җәнлекләр һ.б. турында бара. Авторның (И.И. Исламова, М.Г. Каюмова белән берлектә төзегән) «Татар теле: Грамматика, дөрес язу, сөйләү телен үстерү. 4 нче класс өчен дәреслеге»нә килгәндә, биредә алынган өзекләрнең авторлары да күрсәтелгән (Г. Тукай, Ф. Кәрим, Х. Вахит, Җ. Тәрҗеманов һ.б.). Әлеге текстлар, табышмаклар, мәкальләр, иҗади характердагы күнегү-биремнәр – барысы да аңлап уку-язуны, грамматик материал белән сөйләм эшчәнлегенең берлегенә ирешүне күздә тотып язылганнар.





Комментарийлар