Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәбкә саклаганда

«Мәктәп бәйрәмнәре» конкурсында җиңү яулаган эшләр.

Миләүшә ХӘСӘНОВА,

Мөслим гимназиясенең

югары квалификация категорияле

башлангыч сыйныфлар укытучысы

 

Максат: балаларны туган як традицияләре һәм Идел буе халыкларының онытылган йолалары белән таныштыру.

Бурычлар: фольклор әсәрләрне аңлап кабул итәргә өйрәтү; балаларны үз халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштыру; халык уеннары, табышмак, әйтешләр белән халык иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗә: саный белү күнекмәсе ныгытыла, фольклор әсәрләре белән таныштырыла, уйлау-фикерләү сәләте һәм сөйләм теле үсә, физик күнекмәләр ныгый, уяулык, җитезлек формалаша, өлкәннәргә хөрмәт һәм табигатькә сак караш тәрбияләнә.

ИКТ материал: арткы фон өчен презентация. (1 нче кушымта)

 

Чара барышы

Авыл урамы күренеше. (1 нче слайд) Сандугачлар сайраган тавышлар ишетелә. Әтәчләр кычкыра, казлар каңгылдый. Арткы фонда авыл өе. Ата каз белән ана каз янында сап-сары бәбкәләр. Капка төбендә эскәмия. Эскәмиядә әби бәбкә саклап утыра. Кулында бәйли башлаган оекбашы. Әбекәй эчтән генә җыр көйли:

Бездә биек таулар бар ла,

Тау астында таллар бар;

Талда яфрак, миндә сагыну,

Сездә нинди хәлләр бар?

Әби янына оныгы Сания килә.

Сания. Әбекәем, мин дә синең янга бәбкә сакларга чыктым. Бигрәк матур җырлыйсың, мине өйрәт әле. Нинди җыр бу?

Әбекәй. И бәбкәм, әллә тордың да инде, бик иртә бит әле. Җыр дигәннән, балакаем, бу безнең яшь чакларда җырлый торган җырларның берсе инде.

Сания. Әйдә, әбекәем, бергәләп җырлыйбыз.

Әбекәй. Әйдә, балам, җырлыйк. Җыр белән, моң башланган таң хәерле була ул. Сандугачлар да таңны җырлап каршылый бит. (Татар халык җыры «Сагыну» башкарыла.)

Сания. Әбекәем, әбекәем, кара әле тегендә тилгән оча. (2 нче слайд) (Оныгы сикереп тора да, кулларын җилпи-җилпи, тилгәнне куа.)

Сания.

Тилгән, тилгән,

Бәбкә урларга килгән.

Бер аягы тимердән,

Бер аягы камырдан.

Көш, карак, көш, карак,

Торабыз һәрчак карап.

Әбекәй. И имансыз, карап тормасаң, бәбкәләрне дә урлап китәргә күп сорамас. (3 нче слайд) Әйдәле, кызым, бәбкәләрне дә саныйк әле, барысы да бар микән?

Бергә.

Берәү, икәү, өчәү,

Йомры, йомшак сары йомгак.

Дүртәү, бишәү, алтау,

Йөгереп йөри чирәмдә.

Җидәү, сигез, тугызау,

Йон йомгагым − бөдерә,

Унбер, унике, унөч,

Су күрдеме − йөгерә.

Әбекәй. Аллаһка шөкер, барысы да бар, барысы да исән-саулар. Әнә, кызым, дусларың да килә, бераз уйнап алырсыз инде.

Шулчак сәхнәгә тагын берничә бала килеп керә.

Сания. Хәерле иртә, дусларым, ничек хәлләрегез?

Балалар. Исәнме, Нәсимә әби, хәерле иртә, Сания!

Сания. Әйдәгез, кызлар-малайлар, әзрәк уйнап алыйк әле. Нинди уен уйныйбыз?

Камил. Йөзек салышлы уйныйк, үзем саныйм.

Аладан, боладан,

Песи бара колгадан.

Песи түгел, ата каз,

Ата каздан тизрәк кач!

Гөлсем, син йөзек саласың, ә без тезелешеп утырыйк. (Балалар тезелешеп чирәмгә чүгәли. Гөлсем йөзек сала.)

Гөлсем. Йөзек салам, йөзек салам,

Йөзеккәем көмештән.

Йөзек салдым, йөзек салдым,

Тычкан батыр, сикереп тор!

Балалар. Тотып калдык, тотып калдык, Хәлимәгә нинди җәза бирәбез?

Сәлим. Бер биеп күрсәтсен әле. (Хәлимә биеп күрсәтә.)

Балалар.

Бие, бие, бие әле,

Биегәнең юк әле.

Синең биегәннәреңне

Күргәнебез юк әле.

Бие, бие остарак,

Бер аягың кыскарак.

Икесе дә тигез булса

Биер идең остарак.

Әбекәй. Менә ичмасаң булдырдың. Афәрин!

Хәлимә. Ә хәзер йөзекне мин салам инде.

Йөзек салам, йөзек салам,

Йөзеккәем көмештән.

Йөзек салдым, йөзек салдым,

Тычкан батыр, сикереп тор!

Балалар. И, тота алмадык. Әйдәгез, әбекәй янына килик әле.

Гөлсем. Әбекәем, без көннәр буена уйныйбыз, ә син һаман бәбкә саклап утырасың.

Әбекәй. И балакайларым. Мин бит сезне карап шатланып, сөенеп утырам.

Сания. Ә ул казларны нигә саклыйсың?

Әбекәй. Балалар, беләсезме, казлар элек-электән татар халкының зур нигъмәте булган. Татар авылында бөтен кеше дә диярлек каз асраган. Бәбкәләр чыгып, бераз канат ныгытканчы, аларны менә шулай карга, тилгән кебек кошлардан саклаганнар.

Хәлимә. Казлар белән нишлиләр?

Әбекәй. Көз җиткәч, алар бик матур казларга әйләнә. Авылда каз өмәләре ясап, үскән казларны суялар. Каз ите бик тә тәмле һәм файдалы. Кунакка барганда какланган каз алып барсаң, ул иң зур күчтәнәч санала. Казның мамыгыннан ясалган мендәрләр йомшак һәм матур була.

Сания. Әйе, әбекәй, минем әнием дә каз мамыгыннан мендәрләр ясый.

Әбекәй. Каз бәбкәләре ашарга тәмле үләннәр тизрәк үссен өчен, җылы кояш нурлары, җәйге яңгырлар кирәк. Инде ничә көн яңгыр яуганы юк, әйдәгез, балалар, яңгыр да чакырып алыйк әле.

Балалар.

Яңгыр, яу, яу, яу,

Илдә уңыш мул булсын,

Үләннәр дә күп булсын,

Бәбкәләр дә тук булсын,

Сыерлар да тук булсын,

Безгә эчәргә сөт булсын!

Әбекәй. Ярар, балалар. Әбит тә җитә, яңгыр болытлары да күренә башлады. Бәбкәләрнең дә ашар вакыты җитте, керик. Кичрәк, тагын бәбкәләргә үлән ашатырга чыгарбыз.

Сания. Әйе, әбекәй. Бәбкә саклау элек-электән килгән гадәт булган шул.

Яшел үлән чүпли каз бәбкәсе,

Яннарында назлы әнкәсе.

Бер карасаң, тыпыр-тыпыр биеп,

Саклап тора усал әткәсе.

Камил.

Яшел ялан тулы каз бәбкәсе.

Бала-чага, әби-чәбиләр.

Дөнья хәлен тәмләп сөйли-сөйли,

Ак әбиләр бәйләм бәйлиләр.

Хәлимә.

Баш очында, бәбкәләрне күзләп,

Ипләп кенә тилгән әйләнә.

Бала-чага чыр-чу килә-килә,

Такмак әйтеп аңа бәйләнә.

Сания. Бәбкә саклаганда, вакытыбызны бушка үткәрмәдек: уйнадык, җырладык, биедек. Тамагыбыз да ачты, өйгә кайтырга вакыт җитте. Бәбкәләрне алыйк та өйгә кайтыйк, сау булып торыгыз, дусларым.

Хәлимә. Борынгы матур йолаларыбыз онытылмасын иде. Без балаларга ак яулыклы әбиләребез, үзләренең матур киңәшләрен биреп, үгет-нәсыйхәтләрен җиткерсеннәр иде. (Балалар башкаруында җыр.)

Хәтеремдә әле һич җуелмый,

Каз бәбкәсе саклаган чаклар.

Су буенда безне көтәдер күк,

Көйгән бәрәңгеле учаклар.

Кушымта:

Әбәт алып төшкән әбиемнең

Ипи белән сөтен сагынам.

Төшләремдә әле мин еш кайтам

Каз бәбкәле сабый чагыма.

Кулланылган әдәбият:

1. Л.И. Минһаҗева. Балалар фольклоры. – Казан: ТР «Хәтер» нәшрияты, 2009. – 479 б.

2. Р.Ягъфәров. Татар балалар фольклоры. – Казан: ТР «Раннур» нәшрияты, 1990. –352 б.

3. Гүзәлия Исламова. Бәбкә саклаганда.

4. Каз бәбкәле сабый чак. Б. Шәрипов көе, Х. Мостафин сүзләре.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ