«Моңлы сазым чыңнары»
Бәйге бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан, аның иҗатын һәм тормыш юлын яшь буынга җиткерү, педагогик хезмәткәрләрнең иҗади потенциалын ачу максаты белән оештырыла.
Бәйгедә укытучылар, тәрбиячеләр, китапханәчеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, гомуми һәм өстәмә белем бирү оешмалары укучылары катнаша ала.
Номинацияләр
- Иң яхшы дәрес эшкәртмәсе.
- Иң яхшы сыйныф сәгате эшкәртмәсе.
- Иң яхшы сыйныфтан тыш чара эшкәртмәсе.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Тукай мирасы (әдәби-музыкаль композицияләр, шөгыльләр).
- Тукай һәм сәнгать (иҗади эшләр: шигырь, әкият, эссе, очерк).
- Тукайны өйрәнүдә инновацион алымнар.
Барлык эшләр, Г. Тукайның тормышы һәм иҗатына багышланып, мәгълүмати һәм тәрбияви бурычларны күз алдында тотарга тиеш.
Бәйге эшләрен тапшыру тәртибе
Бәйге эшләрен https://forms.yandex.ru/u/699d4ef96d2d734f6aa9f7f7 сылтамасы аша анкетаны тутырып беркетегез. «Мәгариф» журналына язылу турында квитанция күчермәсен беркетү – төп шарт. Эшләр 15 апрельгә кадәр кабул ителә.
Элемтә өчен телефон: 8 (843) 222-06-09.
Эшләрне бәяләү критерийлары
- Материалның тәрбияви кыйммәте.
- Эшнең үзенчәлеге һәм иҗади яңалыгы.
- Методик яктан грамоталылыгы (0–5 б.).
- Инновацион алымнар куллану (0–5 б.).
- Эшнең яшь үзенчәлекләренә туры килүе.
- Эшнең эстетик бизәлеше.
Бүләкләү
Һәр катнашучыга электрон сертификат юлланачак, җиңүчеләргә диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак.
Җиңүчеләр һәм бүләкләү тантанасы турында мәгълүмат magarif-uku.ru сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырыла.
Нигезләмә белән биредән таныша аласыз





Комментарийлар