Яңа китап
Язучы Нәбирә Гыйматдинованың «Кадер иясе» дип аталган өр-яңа китабы дөнья күрде.
Әсәр тулысынча документаль, региональ «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың тормыш һәм хезмәт юлына багышланган. Шулай ук «Ак калфак» оешмасының бүгенгәчә эшчәнлеге турында да тәфсилләп сөйләнелә.
«Документаль әсәр булгач, бер генә деталь дә уйлап чыгарылмады, герой сөйләгәннәргә нигезләнде. Күпләр әдәби әсәр итеп укысалар, китаптагы геройлар үзләренең балачагына, туган ягына кайта, хатирәләрен барлап, күзләре яшьләнә», – ди автор.
Автор фотолары





Комментарийлар