Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хәтер битләрендә – Җиңү көне» бәйгесе тәмам

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгындагы пресс-конференциядә «Хәтер битләрендә – Җиңү көне» фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Республика күләмендә башланып киткән бәйгегә Россиянең биш регионыннан һәм Казахстаннан да гаризалар кабул ителеп, халыкара дәрәҗәсенә күтәрелгән. Данлыклы Гайнан Кормашның оныкчыгы да катнашкан хәтта. Барлыгы 200 фото тупланган, аларны «Мирасханә»дә, Интернет ресурларда урнаштырып, сакларга кирәклеге ассызыкланды. Ветераннарыбызның фотоларын һәм истәлекләрен юллаучылар арасында балаларның күп булуын һәм шуның белән тәрбияви максатларга да ирешелүен ассызыклады ИЯЛИ директоры Илгиз Халиков.

Бәйгенең жюри әгъзасы – тарихчы Искәндәр Гыйләҗев исә, тарихи хәтерне саклау дигәндә, фотоматериалларның кыйммәте әйтеп бетергесез, диде. «Фотоларда шәхеснең кәефен, борчуларын гына түгел, ә чорның психологиясен дә күрәбез. Ветераннарыбыз бик аз калып барган чорда, бу фотолар аеруча кадерле була бара», – диде ул.

Бәйгедә беренче урынга апалы-сеңелле Фирдәвес Шәрәфетдинова белән Резедә Мисалова лаек булды. Алар ветеран әтиләренең фотосын юллаган, язмышын бәян иткән һәм аңа багышлап шигырь дә язганнар. Әти-әниләренең дә, дүрт баланың өчесенең дә укытучы булып эшләүләрен сөйләделәр.

Илгиз Халиков бәйге ел саен үзгәреп торырга, кызыклырак булырга тиеш дип белдерде. Алдагы елларда яшьләрне күбрәк җәлеп итү өчен ясалма фәһем белән бәйле номинация дә булдырырга тәкъдим итте. 

Фото: may9.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ