Логотип Магариф уку
Цитата:

“Телсез күке” аваз салды!

Башкалабызның «Мир» кинотеатрында Зөлфәт Хәкимнең пьесасы буенча төшерелгән «Телсез күке» тулы метражлы нәфис фильмының премьерасы булып узды. Төп рольне Зарифны (олыгайган вакытын) танылган язучы Зөлфәт Хәким үзе уйнады.

“Телсез күке” әсәре татар тамашачысына күптән таныш. Заманында әлеге исемдәге спектакль Г.Камал исемендәге театрда зур уңыш белән барган иде.

Исегезгә төшереп узабыз: әсәрдә сүз сугыш, мәхәббәт, хыянәт һәм үзара мөнәсәбәтләр турында бара.  1939–1940 еллардагы совет-фин сугышы вакыйгалары фонында туганлык тарихы чагылыш таба.

Премьера алдыннан матбугат очрашуы  оештырылды. Журналистлар белән очрашуга Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин да килгән иде.

Ул фильмның Җиңү көне алдыннан чыгуының әһәмияте хакында әйтеп узды.

«Телсез күке» тулы метражлы нәфис фильмның нәкъ менә хәзер халыкка тәкъдим ителүе куанычлы. Фильмда Бөек Ватан сугышына кадәр булган вакыйгалар тасвирлана. Һәм хәзер Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында, Җиңү көне алдыннан, бу фильм прокатка чыга. Аны кино сөючеләр үз итәр һәм тиешле бәясен бирерләр. Фильм авторлары, актерлар үзебезнеке. Киләчәктә дә халкыбызның, мәдәниятебезнең мондый проектлары чыгачагына ышанасы килә",  – диде министр урынбасары.

Төп рольләрне  татар артистлары башкарды. Кәшифәне яшь җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова, Зарифның егет чагын Илсаф Нәҗипов, Зиятдинны Эльдар Гатауллин уйнады.

Татар актерлары татарча, фин һәм рус телләрендә аралаша. Фильм рус титры белән баетылган.

Фильмны  без рус телендә тапшырабыз, кагыйдәләр шулай таләп итә. Әмма  без дубляжда тордык. Безгә татар сөйләмен ишетү, рус тамашачысының нәрсә турында сөйләгәнен аңлау мөһим иде. Без татар телен ишетергә тырыштык. Һәм җырларны татарча яңгыраттык, диде фильм продюсеры Елена Борисова.

“Телсез күке” Яшел Үзән районында төшерелгән. Премьерага Яшел Үзән районыннан да вәкилләр килгән иде.

«Татаркино»  директоры Миләүшә Айтуганова белдергәнчә, фильм прокатка 11–12 мартта чыгачак. Прокат алды күрсәтүе Менделеевскида, Чаллыда, Лениногорскида һәм Баулыда узачак. Фильмны төрки илләрдә дә күрсәтергә теләүләрен җиткерде М.Айтуганова.

Автор фотосы

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ