Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанда балалар ялы тиешле дәрәҗәдә оештырыла

Быелгы җәйге каникул чорында балаларны савыктыру кампаниясендә Республиканың 200 меңнән артык бала катнашачак. ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков шулай ышандыра.

Балалар республика территориясендә генә түгел, ә аннан читтә дә, мәсәлән Кырым һәм Краснодар краенда да ял итәчәк. Җәйге лагерьлардан тыш, Татарстанның мәдәни, спорт, мәгариф һәм яшьләр учреждениеләрендә көндезге лагерьлар оештырылачак. “Балалар көндез төрле түгәрәкләргә, мастер-классларга, кызыклы шәхесләр белән очрашуларга һәм башкаларга йөри. Кыскасы, алар файдалы эшчәнлек белән шөгыльләнәчәк”, - ди министр.

Моннан тыш, балалар өчен ял итү чаралары Татарстанның күп фатирлы йортларының кайбер ишегалларында да узачак. Мондый проект  программасы көндәлек 4-5 сәгатьлек чараларны үз эченә алачак, анда теләгән һәркем катнаша ала.

Шунысын да искәртеп узыйк,  Татарстанның җәйге савыктыру лагерьларына юлламаның уртача бәясе, Кара диңгез ярларыннан тыш, бүгенге көндә 24 мең сум тәшкил итә. Муниципаль лагерьларга юлламалар бәясе 4 меңнән 17 мең сумга кадәр, республика лагерьларына – 17 меңнән 45 мең сумга кадәр, ә коммерциячел секторда бәяләр 11 мең сумнан башлана һәм 60 мең сумнан артып китәргә мөмкин. Кара диңгез яр буендагы лагерьлары юлламасы 44 мең сум.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ