Татарстанда алдынгы инженер мәктәпләре арта
Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бинасында Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча Комитетының чираттагы күчмә утырышы узды.
Утырыш Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнехановның академия эшчәнлеге турында чыгышы белән башланды. «Фәннең федераль унъеллыгы кысаларында 2024 ел республикабыз җитәкчесе тарафыннан фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Татарстан өчен дә, Фәннәр академиясе өчен дә оештыру ягыннан ул системага нигез салу елы булды. Бу Фәннәр академиясе тулы форматта эшли башлаган һәм үз проектлары өчен ресурслар белән тәэмин ителгән беренче ел», – дип билгеләп үтте җитәкче.
2024 елда Фәннәр академиясе дәүләт заданиеләрен тулысынча үтәгән. Социаль-мәдәни юнәлештәге саллы проектлар исемлегендә: 5–7 нче сыйныфлар өчен «Туган як тарихы» («История нашего края») төбәк дәреслеге һәм «Татарлар Ватанга хезмәт итә» («Татары на службе Отечеству») фәнни проекты да бар. Галимнәребезнең берничә буынының монументаль хезмәте булган 6 томлык Татар теленең аңлатмалы сүзлеге Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясенә лаек булган. Соңгы ел эчендә аспирантларның саны ике тапкыр арткан, шул исәптән галимнәргә акчалата премия күләме дә үсештә, быел да бу юнәлештә эшләргә ниятлиләр. Галимнәрнең казанышларын билгеләп үтү максатыннан, академиядә узган ел беренче тапкыр 11 номинациядә “Научный прорыв. Фәнни алга китеш” премиясе дә булдырылган. Яшь фән кандидатларының фәнни тикшеренүләре өчен махсус грантлар каралган, узган ел җиңүчеләргә 610 мең күләмендә акчалата бүләк тапшырылган. Бүген Фәннәр академиясе, төрле өлкәләр, оешмалар белән эшчәнлек булдырып, тиз үзгәрүчән базар шартларына һәм тышкы шартларга туры китереп, фәнни-технологик үсеш экосистемасын төзи. Рифкать Миңнеханов үз чыгышында аларның һәркайсы турында аерым тукталды. Аның сүзләренчә, бу экосистема алдынгы проектларны гамәлгә ашыру максатында, перспективалы тәкъдимнәрне, профессионаллар командасын сайлап алу һәм аларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк.
Утырыш барышында республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов Татарстанда «Алдынгы инженер мәктәбе» федераль проекты турында чыгыш ясады. Әлеге проект кысаларында конкурсны үткән югары уку йортлары, технологик компанияләр белән берлектә, алдынгы инженерлык мәктәпләре – уртак эшчәнлек һәм студентларны укыту өчен мәйданнар булдыра. Әлеге мәктәпләр партнерлар тарафыннан финанслау шартларында федераль грантлар ярдәмендә гамәлгә куела. Татарстанда шундый биш мәктәп эшли. Россия буенча аларның саны иллегә җиткән. Алдынгы инженер мәктәпләре Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты, Иннополис университеты, Әлмәт нефть институты, А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты базасында урнашкан. Шул исәптән бездә Санкт-Петербург милли тикшеренү мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты белән уртак алдынгы инженер мәктәбе дә эшләп килә.
Әлеге проект 2030 елга кадәр исәпләнгән. Агымдагы елда мондый мәктәпләр республиканың башка уку йортларында да эшли башлар дип көтелә.
Фото РТ Дәүләт Советы рәсми сайтыннан алынды
Комментарийлар