Логотип Магариф уку
Цитата:

Татар гаиләсе турында китап

Татарстан китап нәшриятында «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» дигән китап нәшер ителде. Яңа басманы Татарстанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә тәкъдим иттеләр.

Исеменнән үк күренгәнчә, китапта татар халкының гаилә-көнкүреш йолаларына нигезләнеп язылган. Галимнәрнең эзләнүләре һәм табышлары белән баетылып әзерләнгән проектның фәнни мөхәррире – филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина. Автор-төзүчеләр: Лилия Дәүләтшина, Фәнзилә Җәүһәрова, Наил Халиков, Олег Хисамов.

  • Китапка язучыларның әсәрләреннән кыска гына өзекләр дә керде. Китапның форматы да җыйнак, кесә китабына тартым. Сәфәр чыкканда, гомумән, һәрвакыт үз яныңда йөртү өчен махсус шулай уйланылган. Безнең максат – татар гаиләсенең асыл сыйфатын һәм алтын баганасын күрсәтү. Биредә гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында да бәян ителә. Мин үзем күбрәк бала тууга бәйле юнәлешләрне яктыртым. Мәсәлән, нәрсә ул бишек? Нинди агачтан бишек ясаганнар? Яңа туган баланы ничек саклаганнар, бала тапкан яшь анага нинди мөнәсәбәт булган? Хәзерге вакытта көндәлек тормыштан төшеп кала барган гореф-гадәтләр турында да бу китаптан укырга мөмкин. Заманында бездән бишек схемаларын сорап килүчеләр дә бар иде, без аларга ясап бирә идек, – диде танылган фольклорчы галим Фәнзилә Җәүһәрова.

Үзенчәлекле  басманың рус телендә дә аерым нәшер ителүе күпләрдә зур кызыксыну уятты. Китаплар татар халкының гаилә йолалары һәм гореф-гадәтләре турында белем хәзинәсе булып тора. Шулай ук безнең борынгы традицияләр турында мәгълүмат биреп кенә калмый, бәлки үз тамырлары турында уйланырга да өнди. Ата-аналарга балаларын һәм оныкларын татар мәдәнияте рухында тәрбияләргә булыша, туганлык бәйләнешләрен ныгыта һәм алдагы буыннардан калган телне, динне һәм милли үзенчәлекләрне саклап калырга ярдәм итә.

“Бу китаплар үз укучысын тиз  табачак, – ди Татарстан китап нәшриятының генераль директоры Камил Сәгъдәтшин. – Проект социаль әһәмияткә ия әдәбият, ягъни дәүләт ярдәме белән нәшер ителде. Шуңа күрә китапның күп  өлешен Татарстан китапханәләренә тапшырачакбыз. Аз өлеше генә кибетләргә чыгарылачак һәм сайтлар аша сатылачак. Китапның һәр варианты 1000 данә тираж белән нәшер ителде”.

Китап 5 бүлектән тора:

1.Туганнарның тамыры бер.

2.Өйле булу – көйле булу.

3. Тату гаилә – оҗмах түре.

4. Бала – бәгырь җимеше.

5. Яшәү һәм үлем.

Һәр бүлек эчтәлегенә нисбәтле рәвештә танылган рәссам Рабис Сәлахов  картиналары белән бизәлгән.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльвира Әхмәтова да катнашты.

 

  • Гореф-гадәтләр, халкыбызның элек-электән килгән йолалары, традицияләренә нигезләнеп алынган һәм бирелгән тәрбия – нык көчле тәрбия. Әби-бабай, абый-апа, энекәшләр белән бергә тату түбә астында үскән балалар бик бәхетле була. Аларның туганлык та, буыннар бәйләнеше дә көчле була. Ата-баба нәзере  буыннан-буынга җиткерелгән. Тормышчан тәрбиягә таянганнар, дип Эльвира Әхмәтова «Татар гаиләсе: гореф-гадәтләр һәм йолалар» китабының әһәмиятенә басым ясады.

Залга җыелган тамашачылар каршында нәни артистлар да чыгыш ясады. Яңа гына табадан төшкән китап татар гаиләсенең нинди булган һәм нинди булырга тиешлеге турында бәян итүче проект булып тора.

 

Исегезгә төшереп узабыз: Татар халкының гаилә гореф-гадәтләренең яңа җыентыгы 2020 елда нәшер ителгән шул ук исемдәге китапның «яңа кесә варианты». Ул версия берьюлы өч телдә: татар, рус һәм инглиз телләрендә чыккан иде.

Автор фотолары

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ