«Студентлар язы кубогы туры» эстафетасы
Казанда «Студентлар язы кубогы туры» масштаблы эстафета старт алды. Аның кысаларында Татарстан делегациясенең төп җиңү символы Татарстанның әйдәп баручы югары уку йортларында «кунак» булачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте.
Татарстан Республикасы делегациясе 6 ел эчендә беренче тапкыр «Россия студентлар язы» XXXIII Бөтенроссия фестивалендә гран-при яулап, тарихи җиңү яулады. Башкаланың югары уку йортлары вәкилләреннән торган республика җыелма командасы вокал, бию, театр юнәлешләрендә һәм төбәк программаларында югары нәтиҗәләр күрсәтте.
Казанда Студентлар язы кубогы кайларда булачак? Бу хакта мәгълүмат сайтта.
КФУ 16.12-23.12.2025 Кремль урамы, 18, 1 к.
КНИТУ-КАИ 23.12.-30.12.2025 Четаева, 18а
ТИСБИ 12.01.-16.01.2026 Мөштәри, 13
КазГИК 19.01.-23.01.2026 Оренбург тракты, 3 нче йорт
ВГУЮ 26.01.-30.01.2026 Фатыйх Әмирхан урамы, 14Ак1
ПГУФКСиТ 02.02.-06.02.2026 Универсиада авылы 35
КНИТУ (КХТИ) 9.02.-13.02.2026 Карл Маркс урамы, 68
КДАУ 16.02.-20.02.2026 Карл Маркс урамы, 65
РДУП им. В. М. Лебедева 23.02.-27.02.2026 2 нче Азино урамы, 7А йорт, 2 нче корпус
КДЭУ 02.03.-06.03.2026 Красносельская урамы, 51 йорт
КДМУ 09.03.-13.03.2026 Бутлерова урамы, 49





Комментарийлар