Сабантуйларын ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле гөрләтәчәк
Июнь аенда Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен Сабантуйлары марафоны старт алачак. Гадәттәгечә, коллектив район дәрәҗәсеннән алып федераль дәрәҗәдәге бәйрәм чараларында катнашачак.
6–7 июньдә ансамбль Оренбург өлкәсенең Нәүрүз авылы Сабан туенда чыгыш ясаячак. «Нәүрүз авылында без беренче тапкыр булачакбыз. Безнең өчен бу кызыклы тәҗрибә булачак», – диде ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов.
Дөрес, өлкә башкаласында коллектив берничә тапкыр булган: артистлар еш кына Оренбургка яңа программалар белән килә һәм һәрвакыт ансамбль тулы заллар алдында чыгыш ясый.
«Оренбургта искиткеч рәхмәтле халык, ул безне һәрвакыт җылы каршы ала. Бу юлы да без зарыгып көтелгән кунаклар булырбыз дип ышанам. Без аларның өметләрен акларга һәм гаҗәеп тамаша күрсәтергә тырышачакбыз», – диде Айрат Хәмитов.
Аннары коллектив Якутиягә китәчәк. Анда 13 һәм 14 июнь көннәрендә Федераль Сабан туе узачак. Биредә ансамбльгә татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру өчен аерым мәйданчык биреләчәк.
«Безнең белән бер сәхнәдә татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Программаны халкыбыз әсәрләре белән генә түгел, ә академик вокал, эстрада җырлары белән дә тулыландырырга һәм яшь талантларыбызның иҗаты белән дә таныштырырга планлаштырабыз», – дип сөйләде Хәмитов.
Программага Саха (Якутия) Республикасы дәүләт филармониясе артистлары белән уртак номер да ямь өстәячәк.
Коллектив исә үзе Якутиядә яшәүче тамашачыларга әле алар күреп өлгермәгән: «Көмеш беләзек», «Сарман әйлән-бәйләне», «Егетләр биюе», «Халкым» һәм башка бик күп номерларны күрсәтергә вәгъдә бирә. Бу әсәрләр барысы да татар халкының мәдәни кодын чагылдыра.
21 июньдә ансамбль, Хәмитов әйтүенчә, коллектив өчен иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе — Казан Сабан туенда катнашачак. Биредә ансамбль бәйрәмнең кереш өлешендә (прологта) катнашачак, әмма сәнгать җитәкчесе тамашачыны концерт программасында да берничә аерым номер белән дә сөендерергә вәгъдә бирде.
ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен чираттагы Сабан туе 27–28 июньдә Киров өлкәсенең Нократ Аланында узачак. Бирегә Татарстанның күренекле коллективлары җыелачак.
Бөтенроссия авыл Сабан туеның кереш өлеше гадәттәгечә ике бүлектән торачак, шуларның берсен бәйрәмне кабул итүче як, ә икенчесен Татарстан Республикасы әзерләячәк, анысын Айрат Хәмитов үзе режиссерлык итәчәк. Аның әйтүенчә, кереш өлеш өчен җаваплы булу ул – үзе бер зур дәрәҗә!
«Без чәчүгә төшәр алдыннан кичке җыеннан башланып китеп, батырның җирле Сабан туенда җиңүе белән тәмамланачак вакыйганы күрсәтәчәкбез. Кереш өлештә без бәйрәмнең чын әһәмиятен: ата-бабаларыбызның җырлар, биюләр һәм халык сәнгате аша бәйрәмне ничек каршы алуларын күрсәтергә телибез», – дип, Айрат Хәмитов бераз серләр пәрдәсен ачты.
2025 елның йомгаклау Сабан туена 500 дән артык артист килер дип планлаштырыла, шуларның 200 е — Татарстан Республикасыннан.
Фотолар ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең матбугат бүлегеннән
Комментарийлар