Логотип Магариф уку
Цитата:

Парадны карарга 9.00да ук килергә мөмкин

9 Май көнне 10.00 сәгатьтә Хезмәт батырлыгы шәһәре Казанның Меңъеллык мәйданында Казан горнизоны гаскәренең тантаналы парады башланачак.

Оештыручылар барлык тамашачыларны иртәрәк килергә чакыралар. Иртәнге сәгать 9.00 да ук Кремль тау итәгендә урын алырга мөмкин. Быел катнашучылар саны арткан. Хәрбиләр белән беррәттән быелгы парадта студентлар да, юнармия вәкилләре дә катнашачак.
Парадта данлыклы Т-34 танкы белән беррәттән заманча хәрби техника да узачак. Хәзерге махсус хәрби операциядә алыштыргысыз «Прорыв» машинасын да күрергә мөмкин булачак.
Гаиләләре белән бәйрәмне тамаша кылучыларны 14.00 сәгатьтә Бауман урамына чакыралар. Биредә Казанда 1945 елда уган Җиңү бәйрәменең тулы реконструкциясен тамаша кылырга мөмкин булачак.
19.00 сәгатьтә кичке программа башланып китәчәк. Сугыш чоры җырларын барлык тамашачылар бергә җырлый торган проектка быел 10 ел тула.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары 22.00 сәгатьтә салют белән тәмамланачак.

Фото: inkazan.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ