Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мирас” милли композиторларны таныта

Казанда Нәҗип Җиһанов исемендәге Х «Мирас» татар музыкасы фестиваленең өченче концерты булып узды. С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында узган фестивальнең инициаторы һәм сәнгать җитәкчесе–Татарстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский.

Ун ел дәвамында фестивальнең фәнни  җитәкчесе – Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе ректоры, сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вадим Дулат-Алеев.

 

Концертның беренче бүлегендә фестиваль тамашачысына хәзерге вакытта иҗат итүче композиторларның  премьералары тәкъдим ителде.   Һәр премьера Татарстан Республикасының Дәүләт академия симфоник оркестры башкаруында яңгырады. Дирижер – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов.

Композитор Радик Сәлимов ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә музыка бүлеге мөдире булып эшли һәм бу данлыклы коллектив өчен күп музыкаль әсәрләр яза.  Сәлимов төрле жанрларда һәм юнәлешләрдә эшли, театрлар һәм кино өчен музыка яза. Концертта аның “Чапкын” увертюрасы яңгырады. 

Ә композитор Илһам Байтирәк – музыка сәнгатенең төрле жанрларын киң колачлаган иҗатчы.  Шулай да үзенең иҗатында композитор симфоник музыка өлкәсенә аерым игътибар бирә, оркестр инструментларының яңгыраш төсмерләрен, гармоник тезмәләрен аеруча матур һәм үзенчәлекле итеп тыңлаучыга җиткерергә омтыла, ди сәнгать белгечләре. Аның  «Сугыш һәм тынычлык» симфоник диптихы ике өлештән тора: «Таң атканда» (аның нигезенә татар халык җыры салынган) һәм «Алга, иптәшләр» – үзенчәлекле гимн, Ватан өчен көрәшкә чакыру.

Яшь композитор Миләүшә Хәйруллина да – татарның музыка сәнгатенә ныклы адымнар белән атлаучы иҗатчы. Без аны оста  пианист буларак та яратабыз. Миләүшә актив концерт-башкару һәм композиторлык эшчәнлеге алып бара, төрле жанрларда музыка яза. 2023 елда VIII татар музыкасы фестивале кысаларында аның “Кави –Сәрвәр” операсының премьерасы зур уңыш белән узган иде. Программада аның «Әнкәй кыры» спектакленнән җиде өлештән торган сюитасы яңгырады. Симфоник оркестрга музыкантлар Ильяс Фәрхуллин, Айдар Абдрахимов, Ильяс Камал кушылды.

 

Танылган композитор Эльмира Галимова – үзенең җитди, тарихи, халыкчан әсәрләре белән тамашачы күңеленә әллә кайчан юл ярган иҗатчы. Аның 100 дән артык төрле жанрдагы музыкаль әсәрләре – “Сөембикә канаты” арт-операсы, “Кол Шәриф” операсы, “Җиһан” оркестры белән гитара концерты һ.б. төрле зәвыклы иҗаты  безне сокландыра. Композиторның стиле милли-фольклор мелосына таяну хас, ул аны заманча композиторлык техникасы белән берләштерә һәм зур симфоник картиналарга тартыла.

Концертта аның «Идел-йорт» әсәре алкышларга күмелде. Баян һәм оркестр өчен язылган концертино композитор Эльмира Галимова тарафыннан махсус виртуоз музыкант, баянчы Айдар Сәлаховка багышланган. Әсәр тыңлаучыны Идел буе халыкларының тарихи-мәдәни мирасы, истәлекле урыннарына сәяхәт кылуны һәм  аларның матурлыгыннан онытылмаслык хис-кичерешләрне бүләк итә.

Беренче бүлектә тамашачыга шулай ук Эльмир Низамов әсәрен тыңлау бәхете тәтеде. Хәзерге татар композиторлары арасында Э.Низамов исеме киң танылу алган. Ул академик жанрларда да, популяр музыка өлкәсендә дә бертигез уңыш белән эшли. Симфоник оркестр өчен иҗат ителгән “Сүзсез җыр”да виолончельнең тембры кеше тавышына аеруча якын, охшаш булуы композиторны әлеге әсәрне иҗат итүгә илһамландырган икән.

Ә “Кобан бию”е Эльмир Низамов Кавказга сәяхәтеннән тәэсирләнеп язган. Әсәр – Кобан мәдәнияте белән танышуга матур этәргеч.

Исегезгә төшереп узабыз: быел күренекле татар композиторы Алмаз Монасыйповның 100 еллыгы билгеләп узыла. Татар музыкасы классигы иҗаты белән бәйле булган тагын бер истәлекле дата – моннан нәкъ 50 ел элек «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник әсәре  иҗат ителә.

  Тарихка күз салсак, 1975 елда, әсәр иҗат ителгәч, ул татар музыкасында яңа сүзгә әверелә, яңа стиль офыкларын ача, шул исәптән композиторның фольклор белән эшендә дә. Алмаз Монасыйпов татар музыкасында беренчеләрдән булып милли традицияләрнең борынгы катламнарын – бәетләрне, мөнәҗәтләрне, китап җырлауны, мөселман шәрык музыкасы белән бәйләнешне яңача гәүдәләндерә, ди музыка белгечләре.

“Мирас” фестивалендә әлеге музыкаль әсәр үзенчәлекле башкаручылар составында яңгырады. Җиде бүлектән торган бу поэманың нигезендә – Тукай шигырьләре:

1. Туган җиремә.

2. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен.

3. Туган авыл.

4. Тәүбә вә истигъфар.

5. Өзелгән өмид.

6. Белмәдем.

7. Бу ямьсез болыт баштан китәр.

Солистлар Динар Шарафетдинов һәм Айгиз Хайдаршин (вокал) һәм

кыл-кубызда Ильяс Камал Казан консерваториясенең концерт камера оркестрына кушылды. Дирижеры –  Вадим Дулат-Алеев. Чыгышларның һәркайсысы кайнар алкышларга күмелде.  Фестиваль программасы Ренат Еникеевнең “Ариетта” әсәре белән төгәлләнде.

Фото: проект матбугат хезмәте

 

 

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ