Минем яраткан укытучым –Клара апа
Кызганмыйча йөрәк җылысын! Укытучыларны чәчәкләргә күмеп, Һәммәсенә һәйкәл куярлык! Үземнең котлаумны, иншамны шагыйрь Госман Садә сүзләре белән башлыйсым килә. ... “Син чәчәсең белем орлыкларын, Биреп бөтен күңел җылыңны. Синең йөрәк-нурлы бер йолдыз ул, Яктыртасың барыр юлымны.”
Менә шушы шигырь юлларына лаек минем кадерле укытучым Клара апа.
“Укытучың кем?”-дип сорасалар, горурланып, зурлап, мин татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Әхмәт кызы Хәсәнҗанованы атар идем.
Безнең республикабызда нинди милләтләр генә яшәми. Телләр белү үзе байлык,төрле милләт халкы белән аралашырга мөмкинлек тудыра. Чөнки тормышта төрле хәлләр булгалый, шуңа күрә чит телләрне белү, зур файда китерә. Укытучым минем, безнең күңелләргә, үзенең матур, дөрес сөйләме белән энҗе мәрҗән сала.
Бишенче октябрь, Укытучылар көне! Сезне бу зур бәйрәм көнендә чын күңелдән тәбрик итәсе килә. Иң изге теләкләрне, җылы хисләрне кабул итегез Клара апа! Чыннан да, гүзәлләрнең иң гүзәле, укытучыларның да укытучысы ул, минем кадерле кешем булып каласыз. Рәхмәт сезгә татар теле һәм әдәбият укыткан өчен, төп фәннәр белән бергә татар телен камил үзләштерү, безгә гарәп, үзбәк, таҗик, башкорт, гомүмән, төрки телләрдә җиңел аралашырга мөмкинлек бирдегез. Хәтерлибез сезнең дәресләрендә татар теленең нинди дәрәҗәдә матурлыгына, байлыгына һәм кирәклегенә сокланып, инанып утырабыз. Исәнлек-саулык, озын гомер, йөзгә хәтле яшәргә яусын. Зур уңышлар, армый-талмый эшләргә сезгә изге кешем, рәхмәт сезгә!
Клара апа татар теле әдәбияты дәресләрен укытуда яңа алымнар кулланып эшли. Укытучым, һәр укучы белән иҗади эшли, безне шәхес итеп карый, чын күңеленнән киңәшләрен бирә.
Һәр дәрестә диалогик сөйләмнәр, уен формасында дә, рәсми рәвештә дә, нинди генә алымнар кулланмый ул, татар теле һәм әдәбияты дәресләренең үзәгендә, җыр дәресләрендәге кебек, дирижерлык итә. Укытучы аз вакыт эчендә, күп мәгълүмат бирә, дәресне нәтиҗәле файдалана белә.
Әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, тарих, география, җыр, рәсем сәнгате белән бәйләп кызыклы итеп оештыра. Язучылар биографиясен, иҗатын өйрәнгәндә, кабинетта булган интерактив китаплар, дисклар кулланыла, филмьнар карала. Татар язучыларның иҗатын тирәнрәк өйрәнү өчен тарихи чыганакларга мөрәҗәгать итәбез, вакытлы матбугат белән тыгыз элемтәдә эшлибез.
Татар халкының гореф- гадәтләрен, традицияләрен, йолаларын өйрәнүгә, торгызуга, эзләнүгә зур игътибар бирелә. Миңа бигрәк тә, сабантуй бәйрәме ошый. Һәр дәрес саен, берәр татар шагыйренең шигырен, сәнгатьле укымыйча калмыйбыз. Бигрәкләрдә шигырь җанлы инде апабыз. Шулай матур сөйли ул, сокланып туймыйм.
Татар теле дәресләрендә көн саен диярлек, сүзлек диктанты язу кагыйдәләрен аңлап үзләштерергә тырышабыз. Гамәли яктан ныгытыла. Үз хаталарыбызны тикшереп, үз-үзебезгә билге куябыз. Бусы бигрәкләр дә кызык инде.
Бәйрәмнәрдә, татар телендә, туганнарыбызны, әби-бабайны, әти-әнине котлыйбыз. Бер иншада гына язып бетереп булмый. Чөнки ул, рус телебез белән рәттән, дәүләт телем, минем. Шуның нәтиҗәсе булып, Әлмәт шәһәре һәм район мәктәпләре укучылары арасында, татар теле буенча үткәрелгән олимпиадаларда призлы урыннарны яуладым. Республика күләмендә үткәрелгән олимпиадада, беренче 10лыкта, 8 нче урынны алу бәхетенә ирештем. Бу минем укытучымның хезмәт нәтиҗәсе.
Фән һәм Мәгариф министрлыгы үткәргән фәнни конференцияләрдә катнаштык. Минем фәнни җитәкчем Хасанзянова Клара Әхмәт кызы. Яр Чаллының 84 нче мәктәбендә үткәрелгән “Каһарманлык-гасырларны җиңәр”дигән тематик фәнни конференциядә катнашып, III урынны алдым.Әлмәт шәһәренең Нефть (АГНИ) институты үткәргән фәнни- конференцияләрдә, шулай ук, призлы урыннарга ия булдык.
Укытучы, үзе дә, бик күп фәнни конференциядә катнашты һәм фәнни чыгышлары белән һәркемне сокландырырлык итеп,үзенә җәлеп итә белә.
Әтисе- Шәкуров Әхмәт Зәки улы-солдат-разведчик,фронтовик,парторг, педагог, мәктәп директоры, әнисе-Сабирова Рәйсә Сабир кызы-педагог,тәрбияче, апасы-Музафарова Роза Миннәхмәт кызының педагог булуы белән горурлана.Апалы- сеңелле әти – әнисенең педагогик хезмәтен , нәсел династиясенең дәвамчылары алар!
Әнисенең әнисе, туганнары, узган гасырда ук, яшь буынга аң-белем, тәрбия бирүчеләр. Аларның гаиләсенең педагогик стажы 400 елдан артып китә.
Укытучы-изге зат ул. Укытучы изгелекле, яхшылыкны укучылар күңеленә сеңдерергә тырыша, тормышны яратырга өйрәтә. Шушы сыйфатларның барысына да ия булган, безне тыйнак, гадел, акыллы, киң күңелле булырга өйрәткән укытучым-Хәсәнҗанова Клара Әхмәт кызы турында истәлекләремне сезгә җиткерәсем килә!
Хәзер укытучым минем лаеклы ялда булуына карамастан, Әлмәт шәһәренең Саҗидә Сөләйманова исемендәге китапханә каршында ачылган төбәкчеләр клубының мәртәбәле әгъзасы,туган ягым тарихын,күренекле шәхесләрне өйрәнүне дәвам итә,татар теленең матурлыгының асылын өйрәтүне дәвам итә, яшь буынга тапшыра. Клара Әхмәт кызы – чын мәгънәсендә,милләтенең һәм милли тел сакчысы,яклаучысы, дип атар идем.
“Әнә шулай:
Сабыр холык,
Тыйнак акыл белән, димме?
Саклап Телне, сакла-безне,
Татар теле мөгаллиме!”
(Э.Шәрифуллина)
Әлмәт шәһәре. 16 нчы урта мәктәп тәмамлаган укучылары Черкасова Татьяна Николай кызы, Самонина Миляуша Минсабир кызы.
Комментарийлар