Мәктәптә яңа фән – шахмат
РФ Җәмәгать палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб шахматны мәктәпләрдә мәҗбүри фән итеп укытырга тәкъдим итте.
Кайбер илләрдә бу шөгыль мәктәп программасына мәҗбүри предмет буларак кертелгән инде. «Һәр мәктәпкә башта факультатив рәвешендә, аннары инде мәҗбүри кертү яклы мин. Фикерләүне үстерүдә шахматның файдасы турында күп язылды инде. Мантыйкны һәм стратегик фикерләү, игътибарны туплау, хәтер, вакытны тоемлау – моны бит шахмат формалаштыра. Хәтта бала гаджетлар белән мавыккан вакытта да ярдәм була ала», – дигән фикердә ул.





Комментарийлар