Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан Кремлендә «Была война...» спектаклен күрсәтәчәкләр

Спектакльнең режиссеры Сергей Цветков — Россиянең танылган театр һәм телевидение режиссеры.

9 майда Казан Кремлендә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы «Была война...» спектаклен тәкъдим итә. Проект авторлары хәбәр иткәнчә,  спектакльдә  ике гашыйкның сугыш вакытындагы язмышы чагыла.

Спектакльнең режиссеры Сергей Цветков — Россиянең танылган театр һәм телевидение режиссеры. Спектакльдә «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов» кебек сугыш еллары җырлары яңгыраячак.

«Без  ата-бабаларыбызның батырлыгы турында тарихлардан укып, якыннарыбыз сөйләгәннәрдән беләбез. Ләкин вакыт уза... Хәтер тоныклана бара... Безнең бурыч — аның турындагы истәлекне саклау, аны сәнгать аша киләсе буынга тапшыру. Мин ышанам, җырлар һәм биюләр ярдәмендә без яшь йөрәкләрнең иң яшерен почмакларына барып җитәрбез һәм анда эз калдырырбыз», — ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, РФ атказанган, халык артисты Айрат Хәмитов.

Чарага керү ирекле. Спектакль  9 майда 18.00 сәгатьтә башлана. Күрсәтү «Казан Кремле» музей-тыюлыгының җәйге программасы кысаларында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ