Логотип Магариф уку
Цитата:

Яр Чаллыда республика педагогларының август киңәшмәсе узачак

13 август көнне Яр Чаллыда республика педагогик хезмәткәрләренең август киңәшмәсен үткәрү планлаштырыла. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә шәһәр мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

Чарада мәгариф системасының узган уку елындагы эш нәтиҗәләре каралачак, шулай ук тармакның иң яхшы вәкилләре бүләкләнәчәк.

Наил Мәһдиев сүзләренчә, чара барышында шәһәрнең иң яхшы белем бирү учреждениеләренә акчалата премияләр тапшырылачак. Мэр исеменнән иң яхшы мәктәп, иң яхшы гимназия һәм иң яхшы балалар бакчасы билгеләнәчәк. Моннан тыш, педагоглар һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре дә бүләкләнәчәк.

Фото: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ