Бушлай күргәзмә эшләячәк
9 май көнне бәйрәмгә гаиләләре белән килүчеләргә Казанның Үзәк стадионы янында кыр ашханәсендәге сыйдан авыз итәргә, осталык дәресләрендә катнашырга, хәрби һәм башка төр техника күргәзмәсе белән танышырга мөмкин. Бушлай күргәзмә эшен 11 майга кадәр дәвам итәчәк.
Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар 9 май көнне генә тәмамланмый. 21-22 июнь көнне Питрәч районында «Әлбәдән» тарихи реконструкция Бөтенроссия фестивале узачак. 22-24 август көннәрендә исә Югары Ослан районы территориясендә «Рождение непобедимой и легендарной» тарихи реконструкцияне тамаша кылырга мөмкин булачак.
Ел дәвамында «Созвездие – Йолдызлык» яшьләр театры базасында ватанпәрвәрлек темасына багышланган спектакльләр дәвам итә. Пушкин картасын да кулланырга мөмкин.
Бу хакта Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Галиева-Мостафина хәбәр итте.
Комментарийлар