Логотип Магариф уку
Цитата:

Басып сайрар талы бар

22 сентябрь көнне К.Тинчурин театрында халык язучысы Мәдинә Маликова иҗатына багышланган иҗат кичәсе булды. Кичә әдәбият сөючеләрне, студентларны һәм туган як мәдәниятен якын итүчеләрне җыйды.

1935 елның 5 августында Сарман районының Мортыштамак авылында туа. Шушы авылда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары укуын Минзәлә педагогика училищесында һәм Казан дәүләт педагогика институтында дәвам итә. Хезмәт юлын «Чаян» журналында корректор буларак башлый, “Азат хатын” журналында әдәби хезмәткәр һәм шул ук журналның озак еллар дәвамында җаваплы сәркатибе булып эшли.


Мәдинә Маликованың әсәрләре аның 20 дән артык китабына тупланган. Алар арасында “Юлдашлар”, “Казан каласы — таш кала”, “Кар сулары”, “Егетлеккә бер адым” исемле хикәя һәм повесть җыентыклары, “Шәфкать”, “Басып сайрар талы бар”, “Фидая”, “Арыш тәме”, Кызыл гөл” һ.б. китаплары бар.
 

Мәдинә Маликова татар телендә роман язган беренче хатын-кыз язучы буларак киң аудиториягә билгеле. Аның әсәрләре фикер тирәнлеге, хисләрнең ихласлыгы һәм милли колоритны төгәл тапшыру белән аерылып тора. Иң танылган романнарның берсе – «Шәфкать» әсәре медицина көллиятенең укыту программасына һәм мәктәп дәреслекләренә дә кертелгән иде.


Язучы, үзенең чыгышында һәр укучысына, әдәбият сөючегә рәхмәтен белдереп: “Минем әсәрләрне укыган кешеләргә, әдәбият сөючеләргә, татар әдәбиятын сөючеләргә минем рәхмәтем чиксез. Мине сез кеше иттегез. Мине сез халык язучысы иттегез! Әгәр дә язучының укучысы булмаса, ул мондый дәрәҗәгә ирешә алмас иде. Бу залларда чыгыш ясый алмас иде. Мең-мең рәхмәт сезгә! Сез татар әдәбиятын үстерүче халык! Бөек халык!” – диде.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ