Балалы гаиләләргә социаль ярдәм төрләре
Ана капиталы программасы – балалы гаиләләргә ярдәм итүнең иң зурысы. Әлеге программа Россиядә 2007 елдан бирле эшли. Башта ул икенче бала туганда бирелсә, 2020 елдан башлап беренче балалар өчен дә тәгаенләнә башлады.
Бүген «Татмедиада»га журналистлар белән очрашуга Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин һәм Татарстанның Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде.
- ТР буенча Россия Социаль фонды бүлеге аналарга балаларын шатландыру өчен күбрәк вакыт һәм мөмкинлекләр бирү өчен барысын да эшли. Быел ана капиталы күләме 9,5 % индексацияләнде. Хәзер беренче бала өчен ата-аналар 690 266,95 сум ала. Беренче балага ана капиталы алганнан соң, икенче бала туганда өстәмә түләү 221 895,14 сумга арттырылды, – диде Эдуард Вафин.
Татарстанда программа башланганнан бирле, якынча 432 мең гаилә сертификатлар алган.
Э.Вафин Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге ана капиталын бер тапкыр гына рәсмиләштерелүен искә төшерде. Әгәр гаилә беренче яки икенче балага сертификат алмаган булса, ата-аналар аны өченче һәм аннан соңгы балаларга рәсмиләштерергә хокуклы. Программа кагыйдәләре акчаны бер яки берничә юнәлешкә бүлеп куллану мөмкинлеген бирә.
Күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар бирелә. Күпбалалы аналар билгеләнгән яшьтән алда лаеклы ялга чыга. Мәсәлән өч баласы булганнар – 57 яшьтә, дүрт балалы аналар – 56 яшьтә, ә 5 һәм аннан да күбрәк булганнар 50 яшьтә.
Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова журналистларга балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында мәгълүмат бирде.
10 ел эчендә Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 2 тапкырдан күбрәккә арткан: 24,4 меңнән 57,9 мең гаиләгә кадәр (2025 елның 1 февраленә – 57 959 гаилә).
Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән бала 18 яшькә җиткәнче яисә көндезге формада укыган очракта 23 яшькә җиткәнче гамәлгә ашырыла.
Татарстанда күпбалалы гаиләләргә түбәндәге социаль ярдәм чаралары каралган:
– 6 яшькә кадәрге бала өчен дарулар сатып алуга ата-аналарның берсенә яисә аны алмаштыручы затка субсидия күләме 2025 елда 171 сум тәшкил итә (2025 ел башыннан алучылар саны – 51 954);
– торак мәйданының ТР законнары белән билгеләнгән социаль нормасы чикләрендә торак өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия;
– халык өчен хезмәт күрсәтүләрдән файдалануның билгеләнгән нормативлары чикләрендә коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләү чыгымнарының 30 % күләмендә субсидия, ә үзәк җылылыгы булмаган йортларда яшәүче гаиләләр өчен – халыкка сату өчен билгеләнгән нормалар чикләрендә сатып алына торган ягулык хакыннан (2025 ел башыннан алучылар саны – 236 962);
– гомуми белем бирү оешмаларында укучыларга укуларын тәмамлаганчыга кадәр, әмма иң күбе 23 яшькә җиткәнчегә кадәр генә, юл йөрү өчен айлык субсидия, аның күләме 2025 елда 384 сум тәшкил итә (2025 ел башыннан алучылар саны – 71 992). Министр физик мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм турында да искәртеп узды;
– даими чит кеше каравына мохтаҗ 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга тиешле елга Татарстан Республикасында бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләме белән гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тигез булган өстәмә айлык акчалата түләү;
– ата-ананың берсе яисә икесе дә инвалид булган һәм (яисә) берәр баласы инвалид булган 18 яшькә кадәрге 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына ай саен бирелә торган пособие. Аның күләме Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә билгеләнгән яшәү минимумы күләме белән гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тигез;
– фенилкетонуриядән интегүче инвалид балаларга айлык акчалата түләү.
“Татарстан Республикасында гражданнарның аерым категорияләренә, шул исәптән бала карауны гамәлгә ашыручы һәм бала карау буенча ялда булган гражданнарга, шулай ук хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган хатын-кызларга түләүсез белем алу һәм кирәкле һөнәри күнекмәләр алу мөмкинлеге гамәлгә ашырыла. 2024 елда чаралар «Демография» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылды. Укуларны 4385 кеше, шул исәптән 3 яшькә җиткәнче бала караучы һәм бала карау буенча ялда булган 807 кеше, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган һәм 7 яшькә кадәрге мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган 353 хатын-кыз узды.
2025 елдан әлеге категория гражданнарны укыту чараларын гамәлгә ашыру «Кадрлар» милли проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысаларында дәвам итәчәк”, – диде министр.
Комментарийлар