Логотип Магариф уку
Цитата:

«Әкият»тә «Әбүгалисина»

«Әкият» курчак театры «Әбүгалисина» спектакле тәкъдим итә. Премьера татарның күренекле шәхесе Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан сәхнәләштерелгән.

Танылган мәгърифәтче, галим, язучы, этнограф Каюм Насыйри әсәре буенча куелган  «Әбүгалисина» – театрның быелгы беренче премьерасы. Инсценировка авторы, әсәрне сәхнәгә куючы режиссер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, «Алтын битлек» милли театр премиясе лауреаты Илгиз Зәйниев, рәссамы Сергей Рябинин, композиторы Йосыф Бикчәнтәев, режиссер ассистенты Татарстанның атказанган артисты, “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Дилүс Хуҗәхмәтов, ут кую буенча рәссам Илназ Зәкиев.

 Көнчыгыш галиме Әбүгалисина турында  халыкта төрледән-төрле  риваятьләр яши. Бик гыйлемле шәхес булуын мәктәптә укыганда ук күпләребез белә. Аның тирән белеме һәм шул белемне тормышында файдалануы замандашлары арасында төрле имеш-мимешләр чыгаруга да сәбәп булып торган. Үз чорында ук кешеләргә сихер иясе, тылсымчы булып күренгән, дигән фикер шуннан да барлыкка килүе ихтимал.

Телдән-телгә күчеп йөргән, Әбүгалисина маҗаралары турында татар халкының иң яраткан риваятьләренең берсе безнең көннәргә нәкъ менә Каюм Насыйри язмаларында сакланып килеп җиткән. Мәгърифәтчелек карашларына ия Каюм Насыйри аң-гыйлемне халыкка ничек хезмәт иттереп булганлыгын күрсәтергә теләгән.

Режиссер Илгиз Зәйниев Әбүгалисина образын бүгенге көн тамашачысына  тәкъдим итү алымнарын заманча оста итеп үреп бирә. Сәхнәдә автор Каюм Насыйрины да күрсәтү отышлы. Курчаклар, ут һәм музыка шул чор вакыйгаларына тамашачыны үз артыннан ияртеп бара. Гыйлем алуның файдасы, әҗере булуын балаларга үтемле итеп җиткерелә.

Спектакльдә Әбүгалисинаның белем алуда узган юлы шактый тәфсилле күрсәтелә. Игезәк туганы Әбелхарис белән белем мәгарәсенә кереп бер ел гыйлем туплыйлар. Сәхнәдәге күренешләр кино караган кебек тәкъдим ителеп бара.

Әлеге сәхнә әсәре нәниләргә генә түгел, өлкән буын яки гаилә белән барып тамаша кылу өчен дә файдалы һәм кызыклы булачак.

Автор фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ