6 ноябрь 2026 яңалыклары
-
Туган телләрне берләштергән мәйдан
Туган тел – халыкның хәтере, рухы һәм киләчәккә илтүче җеп. Аны бала күңеленә җиткерүче укытучы исә телне генә түгел, милләтнең рухи мирасын да саклый. Липецк шәһәрендә узган V Бөтенроссия «Иң яхшы туган тел һәм әдәбият укытучысы» конкурсы да моны тагын бер кат дәлилләде. Россиянең 87 төбәгеннән килгән 131 педагог арасында Татарстан вәкилләре Резидә Курамшина һәм Алсу Галиева да, уңышлы чыгыш ясап, республикабызның туган телләрне укытудагы алдынгы тәҗрибәсен күрсәттеләр.
-
Химияне уен аша өйрәнәләр
Татарстан мәктәпләренә химияне өйрәнүне мавыктыргыч, файдалы һәм белемнәрне практикада ныгытырга ярдәм итә торган белем бирү өстәл уеннары җыелмасы тапшырылды.
-
Мәктәп тарихы музее
Мәктәп музее ул – уку йорты тарихын саклаучы гына түгел, ә ил язмышын, халык хәтерен киләчәк буыннарга җиткерәсе рухи хәзинә дә. Экспонатлар арасында сакланган фотолар, документлар, хатлар, шәхси истәлекләр аша без мәктәпнең генә түгел, җәмгыятьнең, дәүләтнең, кешеләр язмышының да тарихын укыйбыз. Кайчак бер генә саргайган дәфтәр дә китаплар сөйли алмаган хакыйкатьне ачып сала.
-
Халыкчан юмор аша тарихи сатира (Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы буенча)
Драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» әсәре 2005 елда дөнья күрә. Жанр үзенчәлеге ягыннан әсәрне берсүзсез билгеләү кыен, чөнки биредә укучы юмор, сатира, публицистика һәм көндәлек тормыш элементлары белән очраша.
-
Казан һәм Питер икенче урында
31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Мәскәүдә «Абилимпикс» Бөтенроссия чемпионаты узды. Анда инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Татарстан җыелма командасы мәскәүлеләрдән калышып икенче урынга лаек булды.




