9 май 2026 яңалыклары
-
Сугыш чоры балалары
Бөек Җиңү көнендә без үткәнгә борылып карарга гадәтләнгәнбез. Җиңү шатлыгын татыганчыга кадәр никадәр күз яшьләрен түгәргә, якыннарыбызны югалтырга туры килгән. Ватан азатлыгы өчен көрәшкә киткәндә бишектә генә калган балалар язмышы турында да уйланам мин. Аларны бигрәк тә Харис Харис, Рәдиф Гаташ, Фаот Галимуллин, Гәрәй Рәхим кебек әдипләр бик оста тасвирлыйлар. Чөнки алар 1941 елда дөньяга аваз салганнар, «Без –41 нче ел балалары», дип күп тапкырлар сөйләгәннәре бар. Алар төрле төбәкләрдә туып үссәләр дә, язмышлары бер – бала чакта әти дип әйтә алмаганнар, әле күпмесе Бөек Җиңү көннәрен әтисез, ярым ятим бала булып бәйрәм иткән. Ил язмышы белән кешеләрнеке бергә үрелеп бара шул. Сугыш ачысы һәм Җиңү шатлыгы мәңге онытылмаслык.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
9 май – Җиңү көне
(Балалар бакчасында патриотик тәрбия бирү алымнары)
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйбыз!
9 Май — халкыбыз өчен иң кадерле, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе. Бу көн — батырлык, ныклык, Ватанга тугрылык символы. Без бүген Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклап калган каһарманнар алдында баш иябез, фронтта һәм тылда хезмәт куйган һәркемгә чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.




