6 апрель 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Мәгариф десанты» Бөгелмә районында
«Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. «Мәгариф десанты» кысаларында редакция вәкилләре районның биш белем бирү учреждениесендә булып, алдынгы педагогик тәҗрибә белән таныштылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда мәктәп музейларының эшчәнлегенә багышланган семинар узачак
7 апрель көнне 14:00 сәгатьтә ТР Милли музее мәктәп музейлары җитәкчеләре өчен беренче түгәрәк өстәл оештыра. Чараның темасы– «Мәктәп музейларында рухи тәрбия: туган якка һәм туган телгә мәхәббәт, тарих һәм мәдәниятне саклау эше».
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Казанда «Игелекле Казан. Инклюзия» форумы узачак
23–24 апрель көннәрендә Казанда «Инклюзия яңа социаль норма буларак: чакырулар һәм карарлар» халыкара форум-дискуссиясе узачак. Чара «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышланган һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 250 ләп катнашучыны җыячак.
-
Татарстан делегациясе Үзбәкстан Мәдәният учреждениеләре тәҗрибәсен өйрәнә
3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстан вәкилләренең Үзбәкстанның әйдәп баручы мәдәни үзәкләре белән танышу сәфәре дәвам итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Космос кадрда
Бүген, 6 апрель, «Космос кадрда» Бөтенроссия иҗади акциясе старт ала.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Декадада – арзанрак
Хөрмәтле укучыларыбыз! 6 апрельдән алып 16 сына кадәр журналларыбызга 2026 елның икенче яртысына ташламалы бәядән язылу мөмкинлеге турында игълан итәбез.




