Казанда «Игелекле Казан. Инклюзия» форумы узачак
23-24 апрель көннәрендә Казанда «Инклюзия яңа социаль норма буларак: чакырулар һәм карарлар» халыкара форум-дискуссиясе узачак. Чара «Игелекле Казан» проектының 10 еллыгына багышланган һәм Россия төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән 250 ләп катнашучыны җыячак.
Форумның төп темасы инклюзив мохитне үстерүгә бәйле булачак. Программада – «Мөмкинлекләр тигезлеге: Инклюзив мохит архитектурасы» пленар утырышы, Мәскәү, Санкт-Петербургның әйдәп баручы экспертлары катнашында секцияләр. Спикерлар арасында - «Антон тут рядом» фонды, аутизм проблемалары үзәге һәм башка профильле оешмалар вәкилләре, дип хәбәр итә «Казанские ведомости» газетасы.
Форум кысаларында беренче тапкыр «Гаҗәеп инклюзия» грантлар конкурсы узачак. Иң яхшы өч проект гамәлгә ашыру өчен 100 әр мең сум алачак.





Комментарийлар