Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәгариф десанты» Бөгелмә районында

«Мәгариф» журналы редакциясе Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. «Мәгариф десанты» кысаларында редакция вәкилләре районның биш белем бирү учреждениесендә булып, алдынгы педагогик тәҗрибә белән таныштылар.

Очрашу Бөгелмә районы Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылды.

Сәфәрнең беренче тукталышы – Карабаш 1нче төп белем бирү мәктәбе. Биредә “Мәктәп һәм гаилә учагы” түгәрәк өстәле узды. Әлеге чарада мәктәпнең иң яхшы гаиләләре катнашты. Алар арасында «Ана даны» медале белән бүләкләнгән гаилә дә бар иде. Мондый гаиләләр – тәрбиянең, әхлаклылыкның һәм буыннар бәйләнешенең тере үрнәге. Редакция өчен бу очрашу гаилә-мәктәп хезмәттәшлеге эшенең нәтиҗәле алымнарын күрергә мөмкинлек бирде.

Аннары юл Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенә төште. Бу уку йорты – милли белем бирү муниципаль ресурс үзәге. Гимназиядә татар теле, әдәбияты һәм милли традицияләр аерым хөрмәттә. Редакция вәкилләре өчен Һади Атласи музее белән танышу аерым күңелле мизгел булды. Музейда бөек шәхеснең тормыш юлы, гыйльми һәм педагогик мирасы белән гимназия укучылары таныштырды.

Йөрәккә иң җылы тәэсирләрне 20 нче «Ладушки» балалар бакчасы калдырды. Бу бакча– «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы – 2026» республика гранты җиңүчесе. Биредә татар һәм рус телләре бергә, табигый рәвештә яши. Балаларның ике телдә дә иркен аралашуы, тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгы сокландырды. Редакция бакчада грант проектының реаль нәтиҗәләре белән танышты.

Алдагы нокта – Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте. Монда редакцияне “Бүгенге укытучылар мәктәбе” көтте. Колледжда киләчәк педагогларны әзерләү системасы замана таләпләрен истә тотып оештырылган. 

Сәфәр Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернатта “Халыклар дуслыгы фестивале” белән тәмамланды. Биредә төрле милләт балалары тату яши, белем ала, бер-берсенең гореф-гадәтләрен хөрмәт итә. Фестиваль чын мәгънәсендә дуслык, толерантлык һәм бердәмлек бәйрәменә әверелде. Лицей-интернат эшчәнлеге турында тулырак мәгълүмат журналның апрель санында дөнья күрәчәк.

«Мәгариф десанты»н Бөгелмә районында җылы каршылаган һәм эшне югары дәрәҗәдә оештырган өчен Бөгелмә районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Кульбеда Валентина Васильевнага, милли мәсьәләләр буенча методист Хисамова Гөлнур Раисовнага һәм уку йортлары җитәкчелегенә чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез.

Автор фотолары 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ