Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан делегациясе Үзбәкстан Мәдәният учреждениеләре тәҗрибәсен өйрәнә

3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Татарстан вәкилләренең Үзбәкстанның әйдәп баручы мәдәни үзәкләре белән танышу сәфәре дәвам итә. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Визитның төп максаты – мәдәни үсеш, халык иҗатын саклау өлкәсендәге иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнү һәм чит ил коллегалары белән һөнәри тәҗрибә уртаклашу.

Визит кысаларында делегация Маргилан шәһәренең 8 нче балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә, шулай ук 10 нчы балалар музыка һәм сәнгать мәктәбендә булды. Биредәге уку процессын оештыру, балаларга эстетик тәрбия бирү системасы һәм милли музыка, сәнгать традицияләрен саклап калу алымнары белән таныштырдылар.

Сәфәр барышында Үзбәкстанның территориаль – административ берәмлеге булган «Махалля» институты белән танышуга аерым игътибар бирелде.

Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ