14 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы башланды
12 гыйнварда Россиядә Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының төбәк этабы старт алды. Интеллектуаль ярышта илнең барлык төбәкләреннән укучылар катнаша. Оештыручы – РФ Мәгариф министрлыгы.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда яшь галимнәрнең торак шартларын яхшырту программасы әзерләнә
Татарстан Республикасында яшь фәнни кадрларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән масштаблы программа гамәлгә кертү планлаштырыла. Хәзерге вакытта тиешле норматив документ проекты коррупциягә каршы экспертиза узу стадиясендә. Инициатива нигезендә, перспективалы яшь галимнәргә торак грантлары бирү каралган. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр 1,37 миллион сум күләмендә торак шартларын яхшырту өчен финанс ярдәме алачак.
-
2025 елда Казанда 11,5 мең пар гаилә корган
Узган ел Казан ЗАГС бүлекләрендә 11 431 пар никахын рәсми рәвештә теркәгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 2,4 процентка күбрәк.
-
Ана капиталы күләме арта
2026 елның 1 февраленнән Татарстанда ана капиталы индексацияләнә. Түләү күләме 6,8 процентка, ягъни инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл итеп, арттырылачак.




