Логотип Магариф уку
Цитата:

Ана капиталы күләме арта

2026 елның 1 февраленнән Татарстанда ана капиталы индексацияләнә. Түләү күләме 6,8 процентка, ягъни инфляция дәрәҗәсенә тәңгәл итеп, арттырылачак.

Беренче бала туган очракта, Татарстанда яшәүче гаилә 737,2 мең сум күләмендә ана капиталы алачак. 

Икенче балага килгәндә, түләү күләме гаиләнең беренче бала өчен ана капиталын рәсмиләштерү-рәсмиләштермәвенә бәйле булачак. Әгәр беренче балага ана капиталы алынмаган булса, икенче сабый туганда гаиләгә 974,1 мең сум каралган. Ә инде беренче бала өчен түләү алынган булса, икенче балага өстәмә рәвештә 236,9 мең сум биреләчәк.

Индексация барлык гаиләләргә дә кагылачак: ана капиталын рәсмиләштерергә җыенучыларга да, шулай ук акчаның бер өлеше кулланылмыйча калган гаиләләргә дә. Программа кимендә 2030 елга кадәр гамәлдә булачак.

Ана капиталы беренче, икенче яки өченче бала өчен бирелергә мөмкин. Әмма өченче сабыйга бу түләү бары тик гаилә беренче ике бала өчен әлеге ярдәмне алмаган очракта гына карала.

Фото: нейрочелтәр

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ