3 июль 2025 яңалыклары
-
Казанлылар татар биюенең яңа элементларын өйрәнәчәк
Бүген Кабан күле яры буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресе үтәчәк. Катнашучылар татар биюенең тиз хәрәкәтләрен өйрәнәчәк.
-
81 нче мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзиләр
Казанның Киров районындагы 81 нче мәктәп территориясендә 1 сентябрьгә заманча спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Мәгариф учреждениесе администрациясе белән килешү буенча анда укучылар гына түгел, шәһәр халкы да йөри алачак.
-
Көек авылында 340 урынлык яңа балалар бакчасы төзиләр
Питрәч районының Көек авылында 340 урынлык яңа балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объект «Гаилә» милли проекты кысаларында төзелә.
-
Чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән БДИ нәтиҗәләрен үзгәртә ала
3 һәм 4 июль көнннәрендә чыгарылыш сыйныф укучылары, БДИ нәтиҗәләрен яхшырту өчен, быел тапшырылган имтиханнарның берсен үз теләкләре белән яңадан тапшыралар. Әлеге хокук узган елларны мәктәп тәмамлаучыларга кагылмый.
-
Татарстан педагоглары Бөтенроссия класс җитәкчеләре форумында катнаша
2–3 июль көннәрендә Түбән Новгородта Бөтенроссия сыйныф җитәкчеләре форумының төбәк этабы уза.
-
Бер калфактан башланган музей
Гөлүсә САФИНА, Балтач районы Салавыч күппрофильле лицееның башлангыч сыйныфлар укытучысы, «Туган якны өйрәнү» музее җитәкчесе Музей – гасырлар буе җыелып килгән тарихи, милли мирасны саклап, аларны кабат халкына җиткерә торган сандык кебек ул. Мәктәпләрдәге музейлар яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүдә аеруча зур роль уйный.