81 нче мәктәп территориясендә спорт мәйданчыгы төзиләр
Казанның Киров районындагы 81 нче мәктәп территориясендә 1 сентябрьгә заманча спорт мәйданчыгы төзеләчәк. Мәгариф учреждениесе администрациясе белән килешү буенча анда укучылар гына түгел, шәһәр халкы да йөри алачак.
Җиңел атлетика белән барлык теләүчеләр йөгерү юлында шөгыльләнә алачак. Өстәл теннисы уйнау өчен зонаны аерым төзекләндерәчәкләр, шулай ук тамашачылар өчен эскәмияләр урнаштырачаклар. Бөтен территория мәйданчык периметры буенча койма белән әйләндереп алыначак. Бу хакта Казан Мэриясе хәбәр итә.
Спорт белән шөгыльләнү мәйданчыгына ике аерым керү урыны оештырылачак.
Мәйданчык физик культура дәресләре, спорт чаралары уздыру, ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек һәм актив ял итү өчен өстәмә мәйдан булачак.
Фото: Дмитрий Печенкин
Комментарийлар