22 апрель 2025 яңалыклары
-
Туган тел – милли рухыбызның нигезе!
Балалар бакчаларында татар телен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән «Туган тел фестивале» «Бала-Сити» мультилингваль балалар бакчасында узды. Анда мәктәпкәчә яшьтәге балаларга татар телен өйрәтү белән шөгыльләнүче 100 дән артык тәрбияче һәм методист җыелды. Фестиваль кысаларында мәктәпкәчә белем бирүдә тел үстерүнең яңа ысуллары турында сөйләштеләр, инновацион методикалар белән таныштылар.
-
Балалар һәм үсмерләр өчен бушлай мастер-класслар сериясе узачак
24 апрель–29 апрель көннәрендә Казанда балалар һәм үсмерләр өчен бушлай мастер-класслар һәм чаралар узачак.
-
Мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризыкның норматив чыгымнары арттырылды
Татарстан Хөкүмәте башлангыч мәктәп укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүнең чыгымнар нормативларын 2025 елга арттырды. Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.