Мәктәпләрдә түләүсез кайнар ризыкның норматив чыгымнары арттырылды
Татарстан Хөкүмәте башлангыч мәктәп укучылары өчен бушлай кайнар ризык белән тәэмин итүнең чыгымнар нормативларын 2025 елга арттырды. Карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Норматив бер укучыга 69,43 сумнан 74,77 сумга кадәр арттырылды. Шулай ук кайнар ризыкларның уртача бәясе күрсәткече дә арткан.
2026 һәм 2027 еллар өчен нормативлар әлегә үзгәрмәгән.
Фото: Татар-информ
Комментарийлар