Энҗе Латыйпова: «Авылда да талантлы балалар күп»
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе катнашучысы, Әгерҗе районы Исәнбәй урта мәктәбенең химия укытучысы Энҗе Латыйпова бәйге турында фикерләрен җиткерде.
– Авыл укытучысымы син, шәһәрнекеме заман безгә үк таләпләр куя: без балаларны белемле, җәмгыятькә файдалы шәхес итеп тәрбияләргә тиеш. Укыту программаларына куелган таләпләр дә, бердәм дәүләт имтиханы да, методик алымнар да, технологияләр дә авылныкына, шәһәрнекенә бүленми. Димәк, укытучы кайда да укытучы булып кала, шул ук эшне башкара. Дөрес, шәһәрдә балалар саны күп. Бу үз чиратында зур сайлап алу мөмкинлеге тудыра. Баланы үзе кызыксынган юнәлештә, киләчәктә конкурентлыкка сәләтле итеп үстереп югары нәтиҗәләргә ирешеп була. Авылның аз комплектлы мәктәбендә укучы бер бала берьюлы 5–6 юнәлештә олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләр, конкурсларда катнашырга мәҗбүр була һәм бала өчен физик яктан да, акыл ягыннан да зур көч куярга туры килә. Бу үз чиратында нәтиҗәгә дә тәэсир итми калмый. Ничек кенә булмасын, авыл мәктәбе укытучылары балаларга белем бирүдә шәһәрнекеләрдән бер дә калышмый. Укучыларым ел саен БДИларны югары баллга тапшыра. Алар арасында 100 балл нәтиҗә күрсәтүчеләр дә бар. Илебезнең абруйлы уку йортларында белем алып, табиб, инженер, провизор, технолог булып эшләүчеләрнең шактый булуы – моңа дәлил.
Мәктәп – ул авылның йөрәге. Авыл яшәсен дисәң, аның заман белән бергә атлаучы гөр килеп торган мәктәбе булу зарур.
Автор фотосы
Комментарийлар