Алмаз Җиһаншин: «Авылда беренче компьютер минеке иде»
«Авыл укытучысы / Авыл тәрбиячесе – 2025» бәйгесе катнашучысы, Кайбыч районы Кошман төп мәктәбенең информатика һәм физика укытучысы Алмаз Җиһаншин бәйге турында фикерләрен җиткерде.
– Һөнәри үсеш мөмкинлеге авыл укытучысы өчен зур кыйммәткә ия. Дистанцион белем бирү технологияләре бу мәсьәләне шактый җиңеләйтте. Мин һәрдаим онлайн курсларда белемнәрне камилләштерәм, чит төбәкләрдәге онлайн конференцияләрдә, һөнәри конкурсларда катнашам. «Ел укытучысы – 2025» конкурсының район этабында җиңүче булдым. Моннан тыш, актуаль темаларга мәкаләләр язып, үз тәҗрибәм белән уртаклашам, семинарларда чыгыш ясыйм. «Яндекс Дәреслекнең Кадрлар Резервы» проектында быел призлы урынга лаек булдым. Телеграмда бу проектның чаты булдырылган, анда тәҗрибәле информатика укытучылары үз фикерләре белән уртаклашалар. Анда без бер-беребезгә киңәшләр бирәбез, уку-укыту материаллары белән алмашабыз. «Авыл укытучысы» конкурсы да безгә һөнәри яктан үсәргә һәм тәҗрибә уртаклашырга киң юл ача. Бу бәйгедән мин рухланып, яңа көч туплап кайтам дисәм дә була. Төп һөнәрем итеп математика һәм информатика фәннәрен сайлавым очраклы түгел. Мәктәп яшенннән үк компьютерлар белән мавыгып үстем. Авылда беренчеләрдән булып, миңа әти белән әни компьютер алып бирде. Мәктәптәге информатика дәресләрен аеруча зур түземсезлек белән көтеп ала идем. Бу фәннәр бүгенге көндә дә укучылар өчен иң кирәклеләрдән, алар баланы мөстәкыйль фикерләргә, технологияләр дөньясында югалмаска өйрәтә. Авыл балаларының потенциалы зур, аларга заман сулышы белән беррәттән, үз тамырларын да аңлатырлык укытучы кирәк. Үземне шундыйларның берсе дип хис итәм.
Автор фотосы
Комментарийлар