«Гаилә һәм мәктәп» журналының февраль саны
Февральнең төп вакыйгасы – татар халкының герой-шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Шул уңайдан, «Кара урман» фильмы киң прокатка чыгачак. Журнал кунагы – фильмда Муса ролен башкарган актёр Зөлфәт Закиров һәм аның гаиләсе.
«Нәселем силсиләсе» рубрикасында әтисенең рәссамчылык эшен дәвам итүче Рәмин Нәфыйков истәлекләре.
Ата-аналар мөнәсәбәтләрен ачыклаганда, бала ике арасында кала, тагын да куркынычы – аны урлыйлар. Бу күренешнең атамасы да бар – киднеппинг. Бер гаилә тарихын укып, гыйбрәт алыгыз.
Баланы Интернеттан яклау, һөнәр сайлау, ураза тотарга өйрәтү, дөрес аяк киеме сайлау, виолончельдә уйнау, биатлон белән шөгыльләнү серләре – һәр гаилә үзенә файдалы мәгълүмат табачак.





Комментарийлар