ЯҢАЛЫКЛАР
-
“Яз гүзәле – 2025” бәйгесенең финалына әзерлек бара
Финалга 30 гүзәл зат узган.
-
Казанда балаларны юл кагыйдәләренә өйрәтәләр
Казан шәһәрендә башлангыч сыйныф укучыларын юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләренә өйрәтү буенча белем бирү проекты яңадан тормышка ашырылачак. Әлеге проект 10 апрельдән башлана.
-
“Кызыл канәфер” акциясе старт ала
Акция 10 апрельдән 22 июньгә кадәр үтәчәк.
-
КАЗАНДА «СӨЕМБИКӘ ЭНЕЛӘРЕ ҺӘМ СЕҢЕЛЛӘРЕ» БӘЙГЕСЕ УЗДЫ
Узган шимбә «Гаилә» мәчетендә ХXIV Бөтенроссия «Сөембикә энеләре һәм сеңелләре» дини-милли бәйгесе үтте. Чара балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белү дәрәҗәсен ачыклау, яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирү, ислам нигезләре буенча белемнәрен арттыру, милли тарихыбызны өйрәнергә чакыруга юнәлтелгән. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе, Россия һәм Татарстан мөслимәләре берлеге, КИУның Госман ибн Гаффан исемендәге Коръәнхафизлар үзәге ярдәме белән уздырылды.
-
Мәктәп дәреслекләрен экспертизалау кагыйдәләре үзгәрде
Гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әдәбиятын экспертизалауның бердәм принциплары расланды.
-
Гөлинә Саттарова: «30 ел буе телебез сагында без»
1976 елда нигез салынган Осиново мәктәбе быел үзенең гимназия буларак эшли башлавының 30 еллыгын билгеләп үтә. Мәшһүр җитәкче, РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы эшлеклесе Сәяс Кыям улы Гыйматдинов исемендәге белем йорты бәйрәмне, кем әйтмешли, капиталь ремонттан соң баштанаяк яңарып һәм шул ук вакытта электән үк үзенә генә хас эчке җылылыгын саклаган хәлдә каршылый.
-
Заман укытучысына заманча таләпләр
2020 елда «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Киләчәк укытучысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында ил күләмендә Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын өзлексез арттыру һәм Педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәкләре ачылды. Бүген бу өлкәдә нинди яңалыклар бар? Татарстанда Мәгариф хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын бәяләү үзәге ничек эшләп килә? Сорауларыбызга җавап эзләп, әлеге оешманың директоры, филология фәннәре кандидаты Ләйсән МИНГАЛИЕВАга мөрәҗәгать иттек.
-
Бәхет яшәгән өйдә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Фәнис улы Шакиров – бик яшьли татар хәрәкәтенә килеп кереп, үз урынын тапкан һәм ышаныч яулаган шәхес. Милли тормыш сагында эшләүче җитәкченең тылы да нык. Гөлнара һәм Данис Шакировлар гаиләсендә кунакта без бүген.
-
Хатларда – Такташ күңеле
Һади Такташ үз чорының шактый кәттә шагыйре булган. Гаилә төшенчәсенә дә аның карашы яшь совет заманында формалашкан. Ә инде өйләнеп, гаилә мәшәкатьләренә чумгач, сары чәчле, зәңгәр күзле ир-атның фикере үзгәрә. Бу аның иҗатында да ачык чагылыш тапкан... Такташ ике тапкыр өйләнгән. Беренче хатыны – Гөлчәһрә Хәмзина. Чыгышы белән хәзерге Алексеевск районының Коры Көрнәле авылыннан. Икенчесе – Гөлчәһрә Мансурова. (Кайбер чыганакларда аны «Гөлчирә» дип язалар.) Журнал укучыларына Такташның хатыннарына язган хатларыннан өзекләр китерәбез. Шушы хатларда яраткан шагыйребезнең ир-ат, ата кеше буларак шәхесе ачыла. Беренче никахтан туган Рафаилне күпмедер вакыт ялгыз башы тәрбияләве, хатынына юллаган сәламнәре дә бар ул хатларда. Икенче хатыны Гөлчәһрә аңа шулай ук ир бала − Аванны бүләк итә. Әмма татар шагыйренә гаилә бәхете, гомумән, иҗат итеп озак еллар яшәү насыйп булмаган. Шушы кыска фани гомерендә шагыйрь гаилә башлыгы буларак үз вазифасын ничек башкарган? Сакланып калган хатларда – ярсу һәм ихлас хисләр...
-
Мәктәп укучылары Җиңүнең 80 еллыгына почта открыткасы эскизын ясый ала
Россия Почтасы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган открытка чыгарачак. Казан укучылары Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсында катнаша һәм эскизлар ясый ала.
-
Казанда “Сәйяр” фестиваленә йомгак ясалды
3 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачылар театрында балалар һәм яшүсмерләрнең “Сәйяр” театр фестиваленең йомгаклау бәйрәме үтте. 27 ел буе яшь артистларны иҗатка рухландырып килгән бу фестивальдә быел 2300 гә якын талантлы бала катнашты. 110 балалар бакчасыннан һәм 78 мәктәптән килгән балалар район һәм шәһәр этапларында үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр. Финалга исә 18 балалар бакчасы һәм 26 мәктәп театры үтте. Бу хакта Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге хәбәр итә.
-
Татарстанда 2200 дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көненнән үк игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды аның кысаларында 2288 кешегә ярдәм күрсәтте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
-
Журналыбызда өр-яңа рубрика!
“Нәселем силсиләсе” – “Гаилә һәм мәктәп” журналының өр-яңа рубрикасы. Журналның апрель санында сәхифәнең беренче язмасы дөнья күрәчәк. Биредә данлыклы татар шәхесләренең дәвамчылары үз гаилә тарихлары турында бәян итә. Иң мөһиме, шул гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр татар халкының мәкальләре җирлегендә ачыклана, буыннар чылбырының акыл хәзинәсе халык тәгъбирләренә «төреп бирелә». Беренче каһарманыбыз – халык язучысы Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова.
-
Россиядә Остаз көне билгеләп үтеләчәк
Россия календаренда Остаз көне рәсми рәвештә барлыкка киләчәк. РФ Президенты Владимир Путин бу бәйрәмне гамәлгә кую турындагы указга кул куйды, ул ел саен 2 мартта билгеләп үтеләчәк. Бу турыда мәгълүмат хокукый актларның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
-
Казанда ятим балалар өчен 37 фатир алыначак
Татарстанда ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итү планлаштырыла. ТР Дәүләт сатып алулар комитеты Казан шәһәрендә 37 фатир сатып алу турында мәгълүмат урнаштырган.