Логотип Магариф уку
Цитата:

Спас ярминкәсе

Спас ярминкәсе быел ул тагын да колачлырак булып, 339 мең кешене җәлеп итте. Килгән-киткән Алабуга тоташ ярминкәдән генә тора икән дисә дә гаҗәп түгел.

Безнең белешмә:

2008 елда Алабугада узган Спас ярминкәсенә Россиянең 37 шәһәреннән 160 кулланма-гамәли сәнгать осталары килгән булса, быел анда Россия һәм Белоруссиядән 800 дән артык оста катнашты.

ГМ-инфо

Спас ярминкәсе Спас соборы территориясендә уза торган Бөтенроссия Чаң кагу фестиваленең кыңгырау чыңы астында үтә. 17 ел дәвамында фестивальдә 900 чаң кагучы катнашкан.

 

         Ике куян койрыгы

Алабугага аяк баскан һәр кеше биредәге гаять бай матди һәм рухи тарихи-мәдәни мирас белән күзгә-күз очрашмый калмый. Пейзажчы рәссам Иван Шишкин, шагыйрә Марина Цветаева кебек күп кенә мәшһүрләрнең баскан эзләрен саклаган калага хәзер инде, ике куянның койрыгын бергә эләктерергә омтылып, Спас ярминкәсе узган көннәргә туры китереп килергә тырышалар.

Спас ярминкәсенә күпчелек кеше кибет товары түгел, ә беренче чиратта һөнәрчеләр кулы белән эшләнгән эксклюзив, уникаль эшләнмәләр алу нияте белән киләдер. Быел алар Ленин мәйданы, Гассар урамы, Казан урамнарында сату итте. Каюлы күн, агач эшләнмәләр белән беррәттән керамика, киез һәм аеруча текстильнең күп булуы күзгә ташланды. Чигүле сөлгеләр, агач савыт-саба, кәрзиннәр... Кыскасы, җаның ни тели – бар да бар. Һәр останың, билгеле, ясаганы матур да, файдалы – функциональ дә булсын дип тырышуы.

 

         Үзенчәлекле осталар

Белоруссиядән килгән Жанна Карачева да үзенең чигүле текстилен мактый-мактый тәкъдим итә: табигый тукымадан, тузмый да, уңмый да, утырмый да! Спас ярминкәсенә инде алтынчы тапкыр килүе икән. Тольяттидан килгән агач эше остасы Антон Наумов янында да сатып алучылар өзелеп тормый, һәр эшләнмәне тотып-тотып карыйлар. Хуҗабикәләргә гомер буе хезмәт итәрлек куна такталар, башка кирәк-яраклар. Агач белән эпоксид сумаланы да бик отышлы кулланган оста. Быел гына 10 нчы сыйныфны тәмамлаган Алабуга кызы Алсу Зарипованың исә ярминкәдә тәүге тапкыр гына катнашуы булса да, гамәл белән гыйлемне беренче тапкыр гына сынавы түгел икән. Технология буенча узган Бөтенроссия олимпиадаларында мамыктан ясалган чыршы уенчыклары проекты белән катнашып, призлы урын яулаган булган. Ярминкәгә дә мамыктан ясалган уенчыкларын алып чыккан. «Сәнгать мәктәбен тәмамладым. Рәсемнәр ясыйм, челтәр үрәм, һәрвакыт нәрсәдер эшлисе килеп кенә тора», – ди кыз. Әнисе – Алабуганың 2 нче мәктәбендә рус теле укытучы булып эшләүче Гөлнара ханым да  – кыз бала кечкенәдән кул эше тотарга тиеш дип саный. Үзе дә балаларын кечкенәдән үз куллары белән теккән кием-салымнан йөрткән ул. Галина Сазонованың  (Уфа) агач тышлыклы фолиантлары яныннан да битараф кына үтмисең. Җитмәсә, үзе дә бик кызык кеше булып чыкты: профессиональ психолог булу өстенә отставкадагы прокуратура полковнигы да икән. Гаҗәп бит! Осталар арасында кемнәрне генә очратмыйсың!

 

«Казарла» ярышы

Быел тагын бер үзенчәлек: ярминкә кысаларында казак тарихы, мәдәнияте белән бәйле спорт төре – «Казарла» шашка белән чабу буенча I Бөтенроссия ачык ярышлары үтте. Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Ярославль, Киров, Саратов, Ижау шәһәрләреннән килгән 20 хатын-кыз көч сынашты анда. Ир-егетләргә биргесез, курку белмәс кызлар арасында Алабугадан уктан ату буенча спорт мастерына кандидат, ат спорты буенча разрядлы спортчы Эльвира Зарифуллинаның да булуы шәһәр халкының кызыксынуын тагын да арттыргандыр. Махсус киемнәрдәге ул кызларны күргәч, ирексездән рәссам Булат Гыйльвановның Болгарның яугир кызларына багышланган «Алтынчәч һәм кырык кыз» сериясендә гәүдәләнгән кызлар күз алдына килә. Аерма шунда гына: боларның кулында шашка, сурәттәгеләрдә – җәя. Гүзәл затның яугир булуы – сирәк күренеш, әмма булмастай эш түгел. Мисал эзләп ерак барасы түгел, бу җәһәттән Россиядә беренче хатын-кыз офицер, «җайдак-язучы» буларак мәгълүм Надежда Дурованы искә алу да җитәдер. Җитмәсә әле үзе Алабугада яшәгән! Ачык ярышларда Татарстанны «Феникс» шашка белән чабу һәм фланкировка клубыннан биш спортчы тәкъдим итте. Шунысын да әйтик: Татарстанда спортның бу төре белән 2017 елдан бирле шөгыльләнәләр.

 

Спас алмалары бәхет китерә

Билгеле инде Спас ярминкәсе белән генә түгел, августның спасларга бай чагы: Бал (Мәк) спасы, Алма спасы, Чикләвек спасы... Мәдәниятебезнең бер өлеше буларак билгеләп уза торган әлеге бәйрәмнәрне халык күңел ачып, көзге муллыкка сөенеп, сыйланып, гаилә белән туганлык җепләрен ныгытып,  дин кушканны үтәп уздыра. Әлбәттә инде, ырым-шырымсыз гына да үтми алар. Шул көнне өшкертелгән балны, алманы авыз итсәң, ул сиңа бәхет, сәламәтлек һәм акча китерәчәк, салкыннар башланганчы иммунитетны ныгытачак дигән ышанулар бар. Чикләвек спасы исә чикләвек, гөмбә, җиләк-җимеш ише урман нигъмәтләренә юлны ача. Бер сүз белән әйткәндә, бу чорда һәркем рухи яктан чистарына, җанына тынычлык, тәненә сихәт таба. Спас ярминкәсе дә искәрмә түгел.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ